Баш бит
Башлангыч бит итү
Хат язу Сайланмага өстәү
На русском
ИСКЕ ПЕНӘГӘР: КИЧӘ ҺӘМ БҮГЕН
 
Россиянең Киров өлкәсе Вятские Поляны районында ике Пенәгәр авылы бар. Берсе Иске Пенәгәр, икенчесе Яңа Пенәгәр дип атала. Аларның барлыкка килү тарихы моннан 250-300 еллар элек булган вакыйгаларга бәйле. Тойма белән Кушак авыллары арасында агучы Ошторма елгасы буена Пьяр дигән ишле гаиләле мари килеп утырган. Бу тирәләр калын урман белән капланган булган. Тора бара Пьярның күршеләре барлыкка килә, авыл үсә, боларның җирләре күрше авылныкына терәлә, ызан низаглары килеп чыга башлый. Берничә гаилә Ошторма елгасы буйлап өскәрәк күтәрелә.
 
Барлыкка килгән яңа мари авылы тирә-яктагы җир кысанлыгыннан интеккән татарларда кызыксыну уята, алар берәм-берәм шушы тирәгә тартыла. Тора бара авыл татарлар исәбенә ишәя һәм әкренләп татар авылы булып китә.
 
Яңа авыл тормыш итәргә шактый уңайлы урын булганлыктан үсә, ишәя. Көн күрә башлагач, иген игү белән генә торып булмый, ягарга утыны да кирәк, ләкин якын-тирәдәге урман инде киселеп беткән. Өязгә үтенеч хаты тотып кеше китә. Вятка аръягыннан урман бүлеп бирелә, тик бер шарт белән – халыкның күпмедер өлеше шунда күчәргә тиеш. Җыен җыеп яңа җиргә китүчеләр билгеләнә. Шулай итеп, 1861 елны Вятканың сулъяк ярында Яңа Пенәгәр исемле татар авылы барлыкка килә.
 
Иске Пенәгәр авылы тырышлыгы белән генә түгел, дини авыл булуы белән дә билгеле. Мәчет анда 1835 елда төзелә һәм шул гомердән бирле авыл халкына игелекле хезмәт күрсәтә. Иң беренче имам-хатыйп булып Габдрахман Мөхәммәтсафин торган. Авылда мәдрәсә эшләгән, Ир-атлар да, хатын-кыз да белем алган.
 
Иске Пенәгәр үзе дә ХIХ йөздә зур авыл булган. 1886 ел архив материалларына караганда, авылда 140 хуҗалык булып, анда 722 кеше яшәгән. Иске Пенәгәрнең чын татар авылы булып көн итүендә мәктәпнең дә өлеше зур. Укыту татар телендә бара. Һәм менә татар теле буенча бу мәктәп укучылары Казанның үзендә үткәрелә торган бәйгеләрдә мактаулы урыннарга лаек булалар.
 
Бүгенге көндә авылда 400гә якын хуҗалык исәпләнә, 1300дән артык кеше яши. Иске Пенәгәр - зур авыл. Берничә кибете бар, пекарнясы, почта, телефон станциясе, саклык кассасы.
 
Иске Пенәгәрне элегрәк «Икенче Мәскәү» дип йөрттеләр. Әйе, ул дистә еллар сәүдәгәрләр авылы булып торды. Бүген дә сату-алу белән көн күрә авыл, тик, заманы шундый, кәсепкә кереп киткәнлектән, хәзер артык аерылып тормыйлар. Сәүдәгәрләр авылы дигәч тә, бар кеше дә сәүдәгәр була алмый, көн күрү зур тырышлык белән бара бу авылда. Сәүдә итә белү дә тырыш кешегә хас. Пенәгәр хатын-кызлары матурлар һәм уңганнар. Ирләр исә данлыклы балта осталары. Эшче халкының шактый өлеше Кукмарада эшли. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Кукмара төбәге белән тыгыз элемтәдә, тыгыз бәйләнештә яши Иске Пенәгәр халкы. Кода-кодагый булып, килен төшереп, килен алып туганлашып яшиләр.