Баш бит
Башлангыч бит итү
Хат язу Сайланмага өстәү
На русском
Мәчет көндәлеге (2006-2013)
 
22.06.2006
Болгарга археологик экспедициягә китәргә әзерләнәбез. Иртәгә мәктәптә чыгарылыш кичәсе.
Кичке сәгать 4 тә төньяктан ниндидер болыт килеп чыкты да бик каты җил чыгып, давыллап көчле яңгыр явып үтте. Без эштән кайтып килә идек. Бер капка төбендә ышыкланып калдык.
Авылның шактый йортларына зыян салган. Кайбер түбәләрнең шиферларын алып атып, каралты-кураларга да шактый зыян килгән иде.
Көчле җил мәчетнең аен төшергән...
Кичен яңгыр туктаганнан соң чүкеч каккан тавышлардан авыл яңгырап торды.
Аллаһы тәгалә хәвеф-хәтәрләрдән сакласын!
 
23.06.2006
Мәчет ае төшүнең зур бер хикмәте булган. Җомга вакытында авылыбыз имамы Камил абый авырып китеп (җомганы укымаганнар), врач чакыртканнар. Врачлар караганнан соң өенә алып кайтканнар. Кузгалтырга кушмаганнар.
 
25.06.2006
Иртән 6 сәгать 30 минутта Болгарга археологик экспедициягә чыгып киттек. 17 малай. Өлкәннәр шофер белән алты кеше идек.
Юлда безне юл буе болыт һәм сибәләп торган яңгыр алып барды.
Болгарга килеп җиткәч тә урнаша башладык. Тору урыны, тирә - як килеп керү белән ташландык, куркыныч бер хәлдә иде. Дөресен әйтәм, йөрәгем жу итеп китте. 10 ел элек булганнан соң монда берни дә үзгәрмәгән, киресенчә тарала гына башлаган. Безгә шактый тырышырга туры килде, бүлмәләрне җыештыру, аларны тәртипкә китерү, үзебезне тәртипкә салу авыр иде.
Беренче минутларда безгә караңгы, ямьсез, тәртипсез күренгән тирә-ягыбыз бераздан яктырып, матурланып китте.
Балалар су керделәр, ашап алдык, намаз укылды. Әле ул намаз беренче чирканчык кына иде. Алар әле намаз тәртибен дә, тәһарәтне дә юньләп белмиләр.
Төштән соң сеңлем Рамилә шалтыратты. Авылда муллабыз Камил абый Корбангали улы вафат булган. Урыны оҗмахта булсын.
Мәчет картлары җыелышып, мәчет ачкычы белән безгә төшкәннәр...
 
27.06
Иртән уяндым. Яшенләп, күкрәп яңгыр килә. Ай башы белән, хәерлегә булсын. Нурхат белән намаз укыдык та, Коръән укыгач, бераз ятып торам дип ятсам, йокыга киткәнмен.
Соңрак уяндым. Матур гына яңгыр ява. Күпме вакытлар яңгыр күрмәгән, тузанга баткан тирә - як рәхәтләнеп сулыш алган.
Авылда кичә Камил абыйны соңгы юлга озатканнар. Бик күп халык җыелган. Вятские-Поляныдан хәзрәтләр менгәннәр. Озак итеп вәгазьләр сөйләнгән. Мулланур абый Хасанов коръән укыган, имам вазыйфасын ул башкарган. Камил абыйның урыны оҗмахта булсын.
Иртән төшемдә Камил абыйны күрдем. Ничек икәнен генә төгәл хәтерләмим.
Сәгать 8 дән дәресләр билгеләдек.
1 нче дәрескә иртәдән ныклап әзерләндем. Балалар намаз белми, дөрес укымый, хитмәтен белми.
Беренче дәрес – «Сезнең тормышта намаз нәрсә ул? »- дип башладым. Мин бу сорауны Шәмсия апага, Әлфирә апага, Нурхәткә бирдем. Егетләргә намазның нәрсә икәнлеге, дөнья һәм ахирәт өчен булган хикмәтләре өйрәтелде.
Икенче дәрес – намаз уку тәртибе, кагыйдәләре белән таныштыру иде. Практик дәрес формасында узды. Нурхәт белән бергә алып бардык. Аннан соң бераз ял бирелде.
Өченче дәрес – гарәп теле иде.
Өйлә алдыннан егетләр тәһарәт алырга өйрәнделәр. Өйлә намазы укылды…
Эчне жу иттергән икенче хәбәр – телефоннан әнинең «Монда сине көтәләр» дигән хәбәре булды. Ягьни, мине муллалыкка сайлап куярга телиләр дип аңладым.
Шәһәргә барып килгәндә Рамилә Минлекамал апаның (әнинең әтисе белән аның әтисе бертуганнар) үлеме турында хәбәр итте.
 
30.06
Җомга көн, бәйрәм көн.
Җомга мәчеткә барып намаз укырга дип җыенган идек, әмма шул вакытта яңгыр килеп җитте. Без намаз укыганда (үзебезнең бүлмәдә генә укыдык) коеп яңгыр яуды.
Бу көннәрдә авылда бөтенләй яңгыр булмаган. Болытлар гына йөри дип шалтыраттылар.
Авылда җомгада имам (мулла) мәсьәләсе хәл ителә икән. Халык мине сорый ди. Хәерлесе булсын.
Яңгырдан соң дәрескә җыелдык.
Егетләр азан әйтергә өйрәнеп йөриләр. Нурхәт абыйлары өйрәтә башлаган иде. Хәзер һәр намазга список буенча азан әйтәләр. Түбәтәйләре башларыннан төшми башлады инде…
Намазларыбызны укыдык.
Авылда әле имам сайланмаган.
 
1 июль
Өйдән Рамилә белән сөйләштем. Мине көтәләр икән, эчләрем жу итеп тора. Имам булуны үз өстемә алырга туры килер микәнни?...
Төшләремдә мәктәп һәм мәчет. Икесенең берсен сайларга туры килер микән?...  Хәерлесе булсын…
Кичен көн тагын да салкынайтты. Дәресләр дә күп булды.
 
6.07
Бүген соңгы гарәп теле дәресе булып узды. Экспедициядә катнашучылардан истәлекләр яздырып алдым. Соңгы учакка әзерләндек.
Кичен су буена төшеп, шунда учак ягып уздырдык.
Рамиләдән хәбәр килде. Мәчеттә сайлауны Киров мөфтие Габделнур хәзрәт белән берлектә уздыралар икән дип ишеткән.
Иртәгә соңгы учак, соңгы тәэсирләр.
 
7.07
Искиткеч матур җылы көн. Гаҗәеп көн.
Олыяз авылыннан бер автобус Болгарга юлга чыккан. Директорлары Гомәр Хашимович белән 16 бала, укытучылары, бер өлкән абзый.
Җомганы «Җәмигъ» мәчетендә укыдык.
Соңгы учак 10 нчы яртыда башланып төп өлеше сәгать ярым дәвам итте.
Болгар 2006 археологик экспидициясенең ахырына якынлашты дип башладым сүземне, нәтиҗә ясадым...
 
8.07
2 автобус белән (берсендә Олыяз мәктәбе безнең белән бергә булган укучылар да алар белән китте) кайттык.
15:00 сәгать тә өйгә кайтып җиттек.
 
9.07.2006
Көннәр эссе тора. Монда яңгырлар булмаган.
Мине авылда көткәннәр. Имам булырга сорап Кәрам абый белән Зиннур абый килделәр. Сөйләшү бакчада барды. Мин авыл халкын җыеп җыелыш җыярга, шунда хәл итәрбез дип киңәш иттем. Җыелышны атнакич, 13 июльгә сәгать 4 кә билгеләргә тәкъдим ясадым. Шуның белән килештек.
Авыл халкының фикерләрен тыңлап йөрдем.
 
10.07.2006
Мәктәп, мәчетләрдә булдым, киңәшләштем. Вятские-Поляныда мәчеттә, Шәмсия апада булдым.
Яңгырлар юк әле. Авылда печән өсте.
 
13.07.2006
Аллаһы тәгаләнең теләге белән бүген сәгать 4 тә авыл клубында уздырылган җыелышта мине авыл имамы итеп сайладылар. Халык бертавыштан җавап бирде (кул күтәрде).
Икенде, ахшам, ястү намазларын җәмәгать белән укыдык.
Шул җыелышта ясаган чыгыш:
-“Һәрберегез көтүче һәрберегез үз көтүегез хакында җавап бирерсез. Имам көтүче, ул үзенең көтүе хакында җавап бирер. Ир үзенең әһлен көтүче, ул шул хакта җавап бирер. Хатын-кыз өйне көтүче, ул шул хакта җавап бирер. “Һәрберегез көтүче һәрберегез үз көтүегез хакында җавап бирерсез”
(Каләм шәрхе, 326 бит)
Әгәр дә мин ышанып алам икән авылны үз өстемә, авылның дини тормышы өчен миңа җавап бирәсе була.
Аллаһы тәгалә биргән гыйлемнәрдән башка минем зур белемнәрем юк.
Эшне сезгә ышанып алам. Бергәләшеп эшләрбез дип.
Иң беренче иман дигән. Аллаһы тәгаләгә ышану дигән сүз. Барыбыз да Аллаһы тәгаләгә ышанып, бар нәрсәне бары тик аннан гына сорарга тиеш булабыз.
Икенчесе намаз. Безнең өстә биш вакыт намаз фарыз булып тора. Бүгеннән үк намазны өйрәнә башлыйбыз. Ир-атлар белән мәчеттә укырга тырышырбыз. Хатын-кызларыбыз өйдә укыр.
Бүген атна кич, пәнҗешәмбе. Хәерле көн. Бүгеннән үк өйрәнә һәм өйрәтә башларбыз.
Өченчесе рузә. Озакламый ураза ае җитә. Авыл белән тырышып уразалар тотарбыз. Аяк өсте, кеше алдында ашап йөрүләрне туктатырбыз.
Көчләре җиткәннәр, байлыгы булганнар елга бер мәртәбә байлыгыннан 40 тан бер өлешеннән зәкать бирерләр.
Көче җиткәннәр гомерендә бер мәртәбә хаҗ сәфәренә барырлар.
Ислам дине шәфкатьлелек дине, миһербанлылык дине, юмартлылык дине.
Бер-беребезгә мәрхәмәтле, шәфкатьле булыйк. Өлкәннәрне хөрмәтле итик, кечеләргә мәрхәмәтле булыйк.
Бер-беребез арасындагы рәнҗетүләрне, ачуларны гафу итик.
Авылыбызда авыр тормышлы, зәгыйфь, ятим кешеләр бар. Аларга ярдәм итү безнең өстә бурыч. Аларның диннәренә карамагыз, хәлләренә карагыз. Без шәфкатьле булсак, алар да туры юлга басарлар.
Ислам дине бердәмлеккә чакыра, барыбыз да бер бауга тотынып бердәм булыйк, аерылмыйк.
Ислам дине хәрам ризыктан тыя, эчүчеләр эчүләрен киметсеннәр, дуңгыз асраучылар дуңгызларын бетерсеннәр, авылга ул хайван кермәсен.
Яшьләр әти-әниләрен хөрмәт итсеннәр, әти-әниләрегезнең хәер-догасын алып калу өчен тырышыгыз.
Хатын-кызлар никадәр авыр булса да ирләрегезнең хакын үтәргә тырышыгыз.
Хайваннар, кош-кортларны рәнҗетмәгез. Эт-мәчеләрегез ризыклы, сулы булсын. Бигрәк тә эсседә. Хайваннарны бик эсседә тилмертеп йөртмәгез.
Диннәр кием турысында бик каты әйтә. Ирләр хатын-кыз киеме кимәсен, хатын-кызлар ир-ат киеме кимәсен, ди. Хатын-кызларыбыз джинсы чалбарларын салсыннар. Никадәр эссе булса да ботларын күрсәтеп йөрмәсеннәр.
Авылда гайбәт тукталсын. Монда булмаган нәрсә турында сөйләнмәсен.
Урамнарда утырып торулар бетсен. Барыбыз да белем алуга тотыныйк. Урамнарда җыелышып торсагыз, урам хакын үтәгез: сәлам бирү, сәлам алу, күз йому, гаепләмәү.
Вәгъдә бирүчеләр вәгъдәләрен үтәсеннәр, ант итүләр, нәзер итүләрдән туктагыз.
Ахшам җиткәч авыл тынычланып калсын. Зур эшләр тукталсын, балалар, хайваннар өйләргә җыйналсын. Балаларны кичен урамнарга чыгармагыз, ахшам вакытында авырулар тарала.
Байлыкларыгызны капка төпләренә чыгарып өймәгез, ул байлыкларыгыз кеше йөрергә комачау итмәсен.
Авыруларның хәлен белү безнең өстебездә фарыз. Әгәр арабыздан беребез авыруның хәлен белмәсә, барыбыз да гөнаһлы булабыз.
Аш-мәҗлесләрдә, мәчетебезгә дөнья сүзе кертмәскә тырышыйк. Ул сүзләрнең безгә файдасы юк.
Телен саклаган дөнья һәм ахирәттә сау-сәламәт булыр диелгән.
Телевизорларга бераз ял бирик, дөнья эшләрен бераз киметеп дин гыйлемен өйрәник.
Өлкәннәр, укый белүчеләр Коръән укып Аллаһы тәгаләдән авылыбыз өчен, тирә-ягыбыз өчен бәрәкәт, шифалы яңгырлар теләгез, әрвахларны сөендерегез.
Гаепләрем булса әйтерсез, бергәләшеп төзәтербез.
Бу эшне мин үзем теләп алмыйм. Бераз вакыт кына сезнең теләк белән эшләп карыйм дип алам.
Бүген ир-атларны икенде намазына чакырам. Белмәгәннәр ияреп укырлар. Ахшам-ястү намазларына чакырам.
Иртәгә җомга көн – зур бәйрәм. Бар ир-атларны җомга намазына чакырам.
Алдыбызда мәчетне җыештыру бурычы тора. Бу эшне шимбә көнне оештырырбыз. Бу эшкә чиста, пакъ, тәһарәтле апаларны һәм ир-атларны чакырам.  Ир-атлар коверларны кагып керергә, мәчет тирәсен чистартырга булышырлар. Көрәк, тырмалар кирәк булыр. Хатын-кызлар чиләк, чүпрәкләр, порошок белән килер.
Минем мондагы эш һәм үз эшем:
-ярдәмчеләр булса бергәләп эшләрбез дип уйлыйм;
-5 вакыт намаз;
-җомга намазын укыту;
-ашлар;
-җеназалар;
-мәзин, ярдәмчеләр, зиратка аерым кеше, акча җыючы;
-гыйлем алуны оештыру.
 
14.07.2006
Авылга су бирделәр.
Җомга турында, хотбә укыганда коеп яңгыр ява башлады. Ике атна сусыз торганнан соң тирә-ягыбыз иркен сулыш алды.
Беренче мәртәбә туган авылымда җомга укыттым.
 
15.07.2006
Мәчетне җыештырып чыгардык. Бик-күп ир-атлар һәм хатын-кызлар ярдәм иттеләр. Мәчетебез чистарып калды. Көне буе тәртип салдык.
Биш вакыт намазны укып барырга тырышабыз.
Көндез болытлар йөрде, яшеннәр яшьнәде. Бер трансформаторны яшен сугып көндез һәм кичен ут булмады
Мәчетебезнең эче һәм тышы ялт итеп калды. Сөенеп бетә алмыйбыз.
 
16.07.2006
Мәчетне җыештырганнан соң чыккан чүп-чарны Мәгъсүм абыйның тракторына төяп җибәрдек.
Авылда 2 аш мәҗлесе булды.
 
19.07.2006
Беренче җеназа. Мөхәммәтгали кызы Зәйтүнә апаны озаттык.
 
21.07.2006
Салкынайтты. Кичә кичтән яңгыр ява башлады, бүген исә яңгыр туктамады. Шул яңгыр астында Болгарга барган Кукмара егетләре (Мавлюкаев И., Хабибуллин Р., Муниров А., Юсупов Н., Вафин И.) җомгага килделәр. Җомга тыныч узды.
 
24.07.2006
Мәчет уставын сорап прокуратурадан хат килгән иде. Бүген Вятские Поляныда булдым. Артык каты борчымадылар. Устав формасын алып калдылар.
 
26.07.2006
Зиятдин абый Хисаметдинов мәчеткә АП (автомат-пускатель) куйды.
Айны кую мәсьәләсе белән йөрдек. Кичен авылдашлардан ике-өч кардәшебез манарага менеп карадылар. Айны ясатырга бирергә куштылар.
 
29.07.2006
Бүген өйләдән соң мәчет капка төбенә асфальт җәеп киткәннәр. Аллаһы тәгаләнең рәхмәте ирешсен.
 
31.07.2006
Мәчет каршындагы газ торбасын күтәртергә дип йөри башладык.
 
2.08.2006
Мәчет каршындагы газ торбасын күтәртергә дип торбалар әзерләдек. Ахметгалиев Нургали абыйдан багана өчен торба алдык.
Үзем эшли торган мәктәп директоры Гиниятов И.Х. янына бабайлар килеп җомга көнне җомга намазын укытырга һәм җеназаларга алдан китәргә минем өчен рөхсәт алдылар.
 
3.08.2006
Газовиклар килеп торбаларны ябыштырып, әзерләп киттеләр. Дүшәмбе көнне ялгарга исәпләре.
 
9.08.2006
Горгазга төштек. Ахметгалиев Нургали абый йөртте. Торбаларны күтәрү турында сөйләштек.
Өйләдән соң торбаларны буяп кына бетердек, яңгыр килеп җитте.
 
13.08.2006
Имам булып торганга бер ай булды.
Мәчетнең эчендә һәм тышында бик күп эшләр башкарылды.
 
8.09.2006
Гайнанов Өлфәт абый Кукмарадан эшчеләр алып килеп мәчет алдындагы газ торбаларын ябыштырып киттеләр. Хәзер инде эш горгаздан гына тора.
 
11.09.2006
Горгазга ике тапкыр төштем. Торбаларны ялгау турында килештек.
 
13.09.2006
Мөбәрәкша абый хаҗга барырга әзерләнеп йөри.
Газовиклар эшләрен бетереп, газ торбасын күтәртеп китәргә тиешләр. Шуның белән мәчеткә юл, капка ачыла. Газ торбасы астыннан олы машиналар да керә алачак.
 
14.09.2006
Кичке сәгать 4 тән авыл мәчете янында эш гөрләде. Өлфәт Давыт улы кран-подъемник алып килде. Хисаметдинов Зиятдин абый баганадан кергән утны өзеп торды.
Мостафин Зиннур абый кран-подъемникта 19-20 м булган манара башына менеп мәчет аеның төбендә сынып калган шарын төшерде. Көне дә болытлы, җилле иде. Озак маташты. 2 сәгатькә якын. Бик нык беркетелгән булган. Аннан соң нишләтергә дип киңәшләштек.
Иртәгә җомга.
 
15.09.2006
Көннәр салкынайта башлады. Яңгырлатты.
Зиннур абый мәчет аен кичкә ясап та өлгерде.
 
16.09.2006
Мәчет аен Зиннур абый буяп куйган. Бар кирәкле нәрсәсен хәзерләгән. Алдагы атнакич, җомгага каршы, Аллаһы тәгалә кушса, куярбыз дип сөйләштек.
 
21.09.2006
Ниһаять, мәчет өстенә ай менде.
Иртәнге сәгать 9 га кран килде. Зиннур абый, соңыннан Өлфәт абый үзе менеп бергәләшеп айны куйдылар.
“Дуслык” газетасыннан Шәмсия апа Халимова килде. Фотога төшерде, репортаж ясады.
Көн бик матур, аяз, җылы, җилсез иде. Мәчет ае белән тирә-ягыбыз да нурланып китте. Мәхәллә халкына Аллаһы тәгаләнең рәхмәте ирешсен.
 
23.09.2006
Аллаһы тәгаләнең рәхмәте белән беренче тәравих намазын укыдык.
 
24.09.2006
Иртәнге намазда 5-6 кеше, өйләдә 4-5, икенде-ахшамда 20-30 лап, ястү-тәравихта 10 лап кеше җыелабыз. Аллаһыга шөкер.
 
29.09.2006
Мәчет алдындагы бурычларыбыз кими. Бүген Вятские Поляны ПМКсыннан килеп үзләренең эш хакын алып киттеләр.
Мәзин итеп Батыргали абыйны сайладык. Ул намазларга азан әйтә башлады. Моңа кадәр азанны төрле кеше әйтә иде. Кичке намазга бүген оныгы да килде.
 
5.10.2006
Баш архитектор, пожарный, землемер килеп мәчетне карап киттеләр. Мәчеткә реконструкциягә рөхсәт бирделәр. Архитектура истәлеге буларак мәчеткә үзгәрешләр кертергә рөхсәт бирерләр микән дип борчылган идем. Шул сәбәпле район башлыгына хат язып керткән идем. Бары тик мәчеткә газ кертергә рөхсәт булмады.
Мәчет аен куйганда төшерелгән фотоларны ясаттым.