Баш бит
Башлангыч бит итү
Хат язу Сайланмага өстәү
На русском
ИСКЕ ПЕНӘГӘР САЙТЛЫ БУЛДЫ

Исәнмесез, якташлар һәм сайтыбызга кергән кунаклар! Шушы көннән Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылының рәсми сайты үз эшен башлап җибәрә. Монда Сез авылыбызның тарихы һәм бүгенгесе турында укып белерсез, фотолар һәм видеолар белән хозурланырсыз, якташларыгыз белән аралашырсыз. Безнең адресны исегездә калдырыгыз – www.iskepenagar.ru.

Бигрәк тә ерак шәһәрләргә, ерак илләргә киткән авылдашларыбызны шушы сайт аша тапсак, хәл-әхвәлләрен белешсәк, күңелле булыр иде. Бәлки, сезнең шәхси архивыгызда авыл тормышыннан кызыклы фотолар, хатирәләр бардыр? Аларны безгә юлласагыз, бик теләп Интернетка урнаштырырбыз. Безнең электрон почта адресы – iskepenagar@mail.ru. Иске Пенәгәр сайты авылыбызның виртуаль газетасы, архивы, музее һәм, гомумән, авылдашлар очрашу урыны булыр дип өметләнәбез. Хәерле сәгатьтә!   
admin | 26.10.2009

 Фикерләр
Исем:
E-mail:
 
Текст:
 

15.01.2010 09:47:30
Булдыргансыз! Авыллар тарихы белән танышу күңелле.