Баш бит
Башлангыч бит итү
Хат язу Сайланмага өстәү
На русском
АЙ – МАНАРА КҮРКЕ (ФОТО)

Бер җәйне Иске Пенәгәр мәчете айсыз калган иде. 22 июнь көнне төштән соң чыккан давыл башта авыл түбәләрен актарып ташлый, аннан мәчет манарасы башын кыеп ала. Камил хәзрәт, шомланып, аяктан егыла һәм, хәсрәтен күтәрә алмый, вафат була.

Айсыз калган манара, мәчет, авыл үзе ниндидер бер ятим сыман җәй үткәрделәр дә, шул ук елның көзендә Иске Пенәгәр мәчете айлы булды.  Ул көн соратып алынган күк матур иде. Моңарчы һич туктый алмый искән көзге җилләр дә тын, көн кояшлы, җылы. Манарага ай күтәртү өчен, савап булыр дип, Кукмара коммуналь хуҗалыгы (җитәкчесе Бариев Марсель Раиф улы)кран җибәргән. Айлы манара башын калайчы Мостафин Зиннур Насыйбулла улы ясаган. Аны менгереп куюны да ул үзе башкарды. Шактый мәшәкатьле һәм четрекле бу эшне оештыруда зур өлеш керткән Иске Пенәгәр тумышлы Гайнанов Өлфәт Давыт улының да (Кукмарада урнашкан Һәвәс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) йөрәге түзми.Ул да килеп җитә. Ахырдан ул, ярдәм йөзеннән, кран белән үзе дә манара башына менде.
 
Инде шактый вакыт узган булса да, ул якты көн әле дә истә.
 
– Авылыбыз мәчетенә ай менгерүдә хезмәте, сәдакасы һәм дә догасы белән булышкан бар кешеләргә Аллаһы тәгаләнең зур рәхмәтләре тисен, – диде бар эшләр тәмам булгач авыл мулласы Зиятдин хәзрәт. – Әҗер-саваплары нәселләрегезгә ирешсен иде. Амин.

      

     

Ш.Хәлимова | 27.10.2009

 Фикерләр
Исем:
E-mail:
 
Текст: