Баш бит
Башлангыч бит итү
Хат язу Сайланмага өстәү
На русском
МӘҮГЫЙЗӘ МОТЫЙГУЛЛИНАНЫҢ МӨНӘҖӘТ ҺӘМ БӘЕТЛӘРЕ

Игътибарыгызга авылдашыбыз Мәүгыйзә Гайфетдин кызы Мотыйгуллинаның мөнәҗәтләрен һәм бәетләрен тәкъдим итәбез. Аларны 2002 елда оныгы Рәфилә Раһимулла кызы Хисаметдинова язып алган.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кыз бала

(Кызым Фәридә кияүгә киткәндә язылды)

Бу кыз бала гаҗәп икән,
Бар адәм дә шулай микән?
Анасыннан аерылып
Чит җирләргә китә микән?

Языйм микән, җитәр микән,
Язып сүзләр бетәр микән?
Балакаем күрешергә
Ходай насыйп итәр микән?

Мөнәҗәтләр язам әле,
Искә алып укырлар дип.
Искә алып укы, балам,
Анам язып утырган дип.

Мөнәҗәтләр язам әле,
Истәлегем булыр сезгә.
Кыямәттә күрешергә
Ходай насыйп итсен безгә

Ай -һай туганнар

Ай-һай туганнар, китәрбез тиздән,
Бәхиллегегез тик бер-беребездән.
     Ай-һай туганнар, бик тату яшик,
     Бер-беребездән ачу тотышмыйк.
Ай-һай туганнар, белегез шуны:
Китап бик мактый ачу йотуны.
     Ай-һай туганнар, уза бу гомер,
     Күзгә күренми искән җил кебек.
Гамәл кылырга килгәнбез без бит,
Узган гомерләр кайтмый бит диик.
     Исәпләсәгез китәр исегез,
     Якты дөньяда кала исемегез.

Сагынамын минут саен

Кеше хәлен кеше белми,
Яна бәгърем, ул да сүнми.
Бәгъре янып кеше үлми,
Ирешмәсә әҗәлләргә.

Әнекәем, җаныкаем,
Сагынамын минут саен.
Сагынсам да ни хәл итим,
Сабыр бирсен бер ходаем.

Кабер дигән мәхрук сарай
Ишеге юк, кереп булмый.
Кабердәге әниемнең
Һичбер хәлен белеп булмый.

Тәрәзе юк, ишеге юк,
Бу йортларны кемнәр салган?
Атам-анам, туганнарым
Барысы да шунда калган.

Күпме гомерләрем үткән,
Күпме туганнарым беткән?
Уйласам уйларга батам,
Үземә дә вакыт җиткән.

Күпме гомерләрем үткән,
Күпме туганнарым киткән?
Иман белән җанымны алсаң,
Миңа шул дәүләтең җиткән.
Хак каршында кабул булсын
Тырышып тоткан уразабыз.
Сәламәт камил иман белән
Күтәрелсен җеназабыз.
Рәхмәт якты йөзегезгә.

Кунак булып килдек сезгә,
Рәхмәт якты йөзегезгә.
Туксан тугыз рәхмәтеннән
Җәннәт насыйп итсен сезгә.

Кунак булдык өегездә,
Зикер әйтик түрегездә.
Иман нуры йөзегездә,
Нур балкысын гүрегездә.

Җыелдык без бу мәҗлескә,
Шәехләр мәҗлесе булсын.
Зикер-тәсбихләр күп әйтик,
Күңелләр нур белән тулсын

Тырышып укыткан Корьәнең
Кабул булсын Хак каршында.
Кыямәттә булсак иде
Изге бәндәләр сафында.

Ага сулар, ага сулар
Кәүсәр шәрабеннән үргә.
Кәүсәр шәрабенең суын
Эчсәк иде бергә-бергә.

Хак каршында кабул булсын
Тырышып тоткан уразабыз.
Сәламәт камил иман белән
Күтәрелсен җеназабыз.

Сәламәт камил иман белән
Күтәрелсен җеназабыз.

 P.S. Башка мөнәҗәтләр һәм бәетләр doc файлында.

admin | 29.10.2009

 Фикерләр
Исем:
E-mail:
 
Текст:
 

05.11.2011 14:47:16
Уз кое=моны булмаган монэжэт...? ? ?
А у д и о сына т ы р ы ш ы г ы з инде !!

02.08.2011 16:56:35
Койлэре белэн Аудио язып куегыз э л е !

27.12.2009 19:23:15
Булгач-тырышкач тавышында яки коенен
ике-оч дистэ НОТАсын да язарга и д е..