Баш бит
Башлангыч бит итү
Хат язу Сайланмага өстәү
На русском
ИСКЕ ПЕНӘГӘР АВЫЛЫ МӘЧЕТЕ ТАРИХЫ

Иске Пенәгәр авылы мәчете тарихы

Киров өлкәсе Нократ Аланы районы .
Эшне башкаручы : Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылы урта мәктәбенең 8 нчы сыйныф  укучылары:Акбаров Алмаз Димехәмәт улы, Галиакбаров Дамир Мәхмүт улы,Корбангалиева Гөлфиназ Шамил  кызы
Эшнең җитәкчесе:1 нче категорияле тарих укытучысы Корбангалиева Ильвира Ахлулла кызы.
Эчтәлек
Кереш..
1.Аллаһы йорты-мәчетебез
1.1.Мәчетнен барлыкка килуе
1.2.Мәчетнен 2006 елдан сон янарыш кичерүе
1.3. “Серле шарлар”..
2.Имамнар тормышы
Йомгаклау.
Библиография исемлеге  
 Өстәмәләр
КЕРЕШ.
Татар милләтенен язмышы ислам дине белән турыдан-туры бәйле. Дин безнен күп гасырлар дәвамында дәүләтле халык булып яшәвебездә зур роль уйнады, жәмгыятьтә әхлакый нормалар тэрбияләде, гомумән, татарны татар итеп саклап калуга узенен зур өлешен кертте. Авылларнын Аллаһы йорты-мәчетләр. Мәчетләр турында язылган китаплар, төшерелгән фильмнар, архив материаллары күп. Ләкин туган төбәгем Иске Пенәгәр авылының мәчете тарихын туплаган материаллар юк. Шуңа күрә мин фәнни- тикшерү эшемнең темасы итеп:   “Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылының мәчет тарихын”алдым. 
Мин бу теманы бик актуаль дип саныйм. Чөнки Сонгы елларда дингэ ихтибар арта бара,дини уку йортлары ачыла,мэчеткэ халык елдан ел кубрэк тартыла бара.Авылнын мэчет тарихын белу безнен бурычыбыз.. Мин киләчәк буынга авылның мэчет тарихын белер өчен: сакланып калган материалларны туплап, моңарчы ачыкланмаган магълүматларны тикшереп нәтиҗәләр чыгаруны эшемнең проблемасы итеп куйдым.
Фәнни тикшерү эшемнең объекты: Иске Пенәгәр авылынын мэчете.
Фәнни тикшерү эшемнең предметы:авылнын муллалары, абыстайлары, мэчетнен торле еллардагы куренеше.
Максат:
Киров өлкәсе Нократ районы Иске Пенәгәр авылының мәчет тарихын тирәнтен өйрәнү.
Бурычлар:     
-бүгенге көндә безнең арада булган өлкән буын кешеләре белән аралашып мәчетнен тормышы турында материал туплау;
- мәчет тарихын ,имамнар язмышын архив материалларыннан һәм төрле чыганаклардан өйрәнү;
-сугыш елларының картинасын торгызу өчен матбугать газеталарында басылып чыккан мәкаләләрне файдалану, авылым музеендагы булган язмалар белән танышу;
- фотоматериаллар туплау;
-туган илгә, авылга булган мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү өчен эшне мәктәпкә һәм авыл музеена тапшыру.
 Гипотеза:      
Авылым мәчете елдан ел янарыр, үсәр, матурланыр.
Максатка ирешү өчен:
- өлкән буын кешеләреннән сорашып мәгълүмат тупладым;
- авыл музеена мөрәҗәгать иттем;
-архив материаллары тупладым;
-туган як тарихы өйрәнү буенча китаплардан;
 - массакүләм информация чараларын файдаландым;
-фотоматериаллар җыйдым.
Фәнни-тикшерү эшем : кереш өлештән, ике бүлектән, йомгаклау, библиографик исемлектән һәм өстәмәләрдән тора . Бу эш киләчәктә практик кулланыш табар дип уйлыйм.
1.Аллаһы йорты- мәчет.
1.1. Мәчетнең барлыкка килүе.
Якынча 362 еллар элек, Иске Пенәгәр, Кәчимер, Тойма авыллары, Нократ Аланы шәһәре һәм Нурминка бистәсе урнашкан урыннар, тулысынча диярлек куе урман белән, урман эчләре сазлыклар белән капланган булган. Шул урманнар аша ерак Себергә, Уралга юллар үткән.
   1726 елда Тойма авылы белән Кукмара бистәсе арасындагы Оштарма елгасы буена эшче крестьян Пиар гаиләсе белән килеп тупланган. Алар милләтләре белән мари булганнар. Нәкъ менә Паир гаиләсе Пиар авылына нигез салган.
Пиар авылы урман, сазлык һәм басулар белән чолгап алынган булган. Пиар авылы Нократ губернасы (хәзерге вакытта Киров шәһәре), Малмыж уезды Мерстов волостена кергән. Ул вакытларда власть башындагы чиновниклар бер милләтне икенчесенә каршы котырткан һәм бу, әлбәттә, Пиар авылында яшәүче халыкка да кагылмый калмаган. Алар Тойма халкы белән бәхәсле яшәгәннәр.
Бервакыт Тойма советы Пиар авылы башлыгын килешү төзергә чакырган. Аны әйбәтләп самогон белән сыйлаганнар һәм тынычлыкка килешү төзибез дип, Пиар авылын Тоймага бирергә дигән язуга кул куйдырганнар. Шуннан соң Пиар авылында яшәүче халык үзләренең торган урыннарын калдырып, биеккәрәк Оштарма елгасының кушылдыгы янынарак урнашырга мәҗбүр булганнар (хәзерге вакытта бу урында Иске Пенәгәр авылы). Яңа урында яшәүчеләрнең беренчеләре булып Җәнә белән Билбау һ.б. саналган.
Авылның исеме тора-бара “ пень” һәм “гора” сүзләреннән барлыкка килгән. Авылның исемен ПЕНЬ... ПЕНЕГОР... ПИНЕГОРЬ... ПИНИГОР дип бик күп төрле атап йөрткәннәр. Безнең көннәргә кадәр авазларның әйтелешләре үзгәреп килеп, яңгырашы матур булган ПИНИГЕРЬ (татарча Пенәгәр) исеменә кайтып калганнар.
Яшәгән саен халык саны арта барган. Пиар авылында мари милләте янында, татар милләте дә барлыкка килгән. Алар үз ара дус яшәгәннәр. Татар халкы артканнан – арта барган. Татар халкы үзләре белән ислам динен алып килгәннәр. Марилар татарларның диннәре белән кызыксынып, ислам динен кабул иткәннәр. 
Ислам динен кабул иткәннән соң, авылыбызда 1835 елда мәчет салына. Мәчет инде 170 еллап авылыбызның изге йорты булып тора һәм халыкка хезмәт итә. Авыл халкы мәчетне, салынган вакытыннан башлап хәзерге көнәргә кадәр, бердә ташлап тормаган. Нинди генә авырлыклар булмасын, мәчетнең ишеге бикләнмәгән һәм гел намазлар укылган.Аның тарихында гел сөенечләр генә булмаган, кыен чаклары да булган.
Революциядән соңгы елларда, властька большевиклар килгәч, мәчетнең манарасын кисергә дип әйтәләр. Ләкин моңа каршы авыл халкы чыга һәм мәчетнең манарасын кистертми кала. Ул елларда һәм Бөек Ватан Сугышы елларында мәчет склад булып торган. Мәчетнең аскы катында колхоз бәрәңге, өске катында люцирна орлыклары сакланган.
Властьта большевиклар булганда, динне бик каты кысрыклый башлыйлар. Ләкин авыл халкы мәчетне бердә ташлап тормаган. Нинди генә авырлыклар булмасын, мәчетнең ишеге бикләнмәгән һәм гел намазлар укылган.       
Революциядән соңгы елларда кистертелмәгән мәчет манарасы, 1954 елның язында сынып җиргә төшкән була. Бу вакыйга турында Гаяз ага Нәҗметдинов искә ала:
-1954 елда да манара башы муены сынган каз кебек бер килеп төшкән иде инде. 18 май көнне энем Сираҗетдин белән рәтләдек. Бугенге кебек краннар юк иде ул чакта. Өскә баскычларны бер-берсенә ялгап менәсе булды. Барлыгы җиде баскыч китте. Җомга вакыты иде, кеше җыелды мәйдан күк. Нишләптер, бер дә курыкмадым. Саваплы эш булгандыр инде, мин берсендә диңгездәй зур ачык су уртасында каекта калып, шул хәтәрдән исән –сау чыктым.
Соңрак авыл мәчетендә тышкы эшләр башлана. 1990 елның апрель аенда мәчетнең һәм манараның түбәләре калай битләре белән каплау эшләре башкарыла. Бу эшләрдә авыл халкы катнаша.
1.2. Мәчетнең 2006 елдан сон яңарыш кичерүе.
Иске Пенәгәр авылы мәчете тирә-як мәчетләр арасында иң өлкәннәрдән санала. Авыл халкына озак еллар хезмәт итүенә карамастан, аның әле агачлары нык. Мәчет бүгенге көндә дә яңарыш кичерә.
2006 елның 22 июнендә Иске Пенәгәр иман йорты айсыз кала,төштән соң чыккан давыл башта өй түбәләрен алып ташлый, аннан мәчет манарасы башын кыеп төшерә. Ул чактагы хәзрәт шомланып, аяктан егыла һәм хәсрәтен күтәрә алмый вафат була. 13 июльдә авыл клубына халык җыела. Имам итеп бертавыштан авылдашлары Зыятдинны сайлап куялар. 
Эшнең башы итеп, иң элек мәчетнең аен куярга кирәк була. Ул эш өч айга сузыла. 20 метр биеклектәге айны бары тик кран белән генә куярга мөмкин була. Мәчет ишекалдына керергә тәбәнәк булган газ торбасы комачау итә. Шуның өчен авылга газовиклар чакыртып газ торбасын күтәртергә кирәк була. 13 сентябрь көнне газовиклар эшләрен бетереп китәләр, һәм мәчеткә юл ачыла. Айсыз калган манара, мәчет, авыл ятим сыман җәй үткәрәләр дә, нәкъ 90 көн дигәндә, 21 сентябрь көнне, Иске Пенәгәр мәчете айлы була.
Алдагы вакытларда мәчеттә бик зур эшләр башкарыла. Баш архитектор, пожарный, землемер килеп мәчетне карап китәләр. Мәчеткә реконструкциягә рөхсәт бирәләр. Эшләр башланганчы ук Зиятдин мулла материаллар җыю өстендә эшли башлаган иде.
Мәчетне яңартуны эчке бүлмәләрдән башларга булалар. Мәчетнең сөннәт залыннан башлыйлар. Стеналарын сүсләп, түшәмен ДВП, стенасын МДФ белән каплыйлар. Фарыз бүлмәсендә дә шул ук ешләр башкарыла. Ике бүлмәнең дә идәннәрен күтәртәләр. Иске минбәрне сүтеп, яңа минбәрне эчкә кертеп урнаштыралар. Намаз уку бүлмәләре матурланып, ямьләнеп китә.
Мәчетне яңарту эшләре туктап тормый. Мәчеттәге тәрәзәләрнең рамнары искергән була. Искеләре урынына 18 яңа тәрәзә ясатып куялар.
Мәчетнең фундаменты булмый. Подвал эчендәге балчыкны чыгарып, фундамент салалар. Подвалда бүлмә өчен кирпич стена өеп, стенаны һәм түшәмне МДФ панель белән каплау эшләре башкарыла. Әле бу эшләргә кадәр мәчет подвалында балчык өемнәреннән башка бернәрсә дә юк иде. Ә хәзер анда ике бүлмә, берсе белем алу бүлмәсе, ә икенчесе хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәсе ясалды.
Көннәр җылыткач, пристрой өчен фундамент салу эшләре башлана. Фундаментны мәчет алдынан берничә метр алга чыгып салалар. Әлеге вакытта ул пристрой салынмаган әле. Пристрой салу өчен материаллар гына алынган әле. Муллабыз Зиятдин абыйның планнары буенча, анда тәһарәтханә асау эшләре башкарылачак.
Мәчеткә яңа проводка белән электр уты кертелде. Ишек алдына, колодец казылып, водопроводтан су кертелде. Ләкин әле ул ишек алдында гына, чөнки мәчеткә кадәр сузарга пристрой салынмаган әле. Күптән түгел мәчетне сайдинг белән төрделәр.
Мәчеттә биш вакыт намазга азан әйтәләр. Азан тавышы бөте авылга ишетелсен өчен, мәчеткә яңа музыкальный центр, усилитель, микрафоннар һәм, манара башына куярга, яңа колонкалар алынды. Мәчеттәге бүлмәләрдә музыкальный центрга тоташкан колонкалар бар. Азан мәчетнең һәрбер бүлмәсендә ачык ишетелә.
2007 елның 4 июнендә мәчеттә укулар башланып китә.Укытырга Вятские Поляны шәһәреннән остазлар килә. Укуның беренче көннәрендә мәчеткә 25-ләп кеше килә. Ә берничә көннән соң укучылар саны 55 кешегә тула. Укулар моның белән генә тәмамланмый. Җәй көннәрендә авыл балаларын укытырга Вятские Поляны шәһәреннән остазлар килә, калган вакытларда укучыларны Зиятдин мулла укыта. Мәчеттә укулар бүгенге көндә дә дәвам итә. Дәресләр вакытында укырга килгән кешеләр, музыкальный центрдан Коръән дисклары тыңлыйлар.
Яңарту эшләре мәчетнең эчендә генә түгел, ә ишекалдында да бара. Мәчетнең капкасы алдына асфальт җәяләр. Иске утын сараен сүтеп, яңадан коралар. Фундаменттан калган ташларны мәчет каршына юлга җәяләр. Мәчет артына яңа койма тоталар.
Алга таба муллабыз Зиятдин абый мәчетне тагында матурларга дип уйлый. Ул мәчеткә пристрой салдырырга, ишекалдына брусчатка җәйдертергә, агачлар утыртырга, прожекторлар куйдырырга тели.
Мондый зур эшләрнең берсе дә яхшы кешеләр булышмыйча барып чыкмас иде. Кайсыбер кешеләр сәдака биреп, кайсыберләре үзләре килеп эшләп мәчетне яңартуда бик зур өлеш керттеләр. Читтә торучы мөселман кардәшләребездә мәчеткә булышырга тырышып тодылар.
Мәчеттәге дини тормыш бер дә туктап тормый. Һәр көнне мәчеттә биш вакыт намаз укыла, Җомга көнне Җомга намазлары укыла. Елга ике тапкыр гает, Ураза гаете һәм Корбан гаете, бәйрәмнәре була. Бу ике зур бәйрәмне авыл халкы мәчеттә гает намазы уку белән уздыра. Гает намазын укырга мәчеткә авыл ирләре һәм читтә торучы кешеләр килә. Гает намазына 300-ләп кеше җыела (Приложение 6).
1.3. “Серле шарлар”.
Мәчет яңарыш кичергәндә бик кызыклы хәл була. Мәчет бүлмәләрендә цифровой фотоаппаратка гына күренә торган төрле шарлар барлыгы ачыклана. Бу шарларга халык арасында “серле шарлар” дигән исем чыга
Серле шарларга игътибар мәчет подвалында эш барганда бирелә. Зиятдин мулла, эш барган вакытта төшерелгән фотоларны компьютерда караганда, шарларга игътибар итә. Ул аларның төрле формада булуларын ачыклый. Соңрак бу шарлар мәчетнең намаз уку залында да, ишекалдында да күренәләр. Зиятдин мулла бу шарлар белән кызыксынып китә. Ул, атаклы галим Э.Р.Мулдашевның китапларыннан, бу шарларны “шары праны”, “яшәү энергиясе”, “энергия тупланышы”, “ярату шарлары” дип аталганнарын белә. Үз китабында урыны белән Мулдашев аларны дөньяга әле килеп җитмәгән җаннар белән тиңли.
Мәчет подвалында төшерелеп чыккан кадрларның берсеннән күрше мәчетләрдән килгән хәзрәтләр «Аллаһ» сүзен укыйлар. Намаз укып киткән урында төшерелгән фотоларда ул шарлар катлы-катлы булып күренәләр. Аларның кеше энергиясе, догалар, теләкләр белән дә бәйләнеше булырга мөмкин. Мәчеткә йөрүче кардәшләребез үзләре бу шарлардан шикләнмәделәр. Әмма башкалар арасында шикләнебрәк, куркыбрак караучылар да булды. Әйтергә кирәк, ул шарлар бүгенге көндә мәчетнең сакчылары ролен дә үтиләр.
2.Имамнар тормышы.
Элеке вакытлардан башлап авылның дини тормышы белән муллалар идарә иткәннәр. Элек мәчеткә муллаларны махсус Указ белән билгеләп куйганнар. Беренче муллалар Мәчкәрә мәдрәсәсендә белем алганнар.
Иң беренче указлы мулла будып Габдрахман Мөхәммәтсафин торган. Ул 1867 елның 5 октяберендә Указ (№10708) алган.
Аннан соң аның улы Гомәр Мөхәммәтсафин, 1890 елның 29 сентяберендә Указ (№5778) алып имам булып торган. Гомәр мулла берничә авылга указлы мулла булган. “Указному мулле деревни Пинигери” адресы белән 1890 елда Гомәр муллага берничә авыл кешеләрен күмәргә рөхсәт язулары бирелгән. Алар арасында Зур Кукмара, Каенсар, Көек авыллары исемнңәре бар. 1895 елда авылда мәдрәсә эшләп торган. Мәдрәсәдә 25 ир-ат, 15 хатын-кыз белем алган. Хатын-кызларны Гомәр мулланың хатыны Назилисә абыстай укыткан. Изге кешеләрдән булгандыр – Гомәр мулла мәчеттә намазга оеган килеш вафат була.
Диннең хөкүмәт тарафыннан кагылган-сугылган, сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы елларда авылда мулла булып Габдрахман мулланың оныгы Муллахтәм Муллахмәт улы тора. Ул 1900 елда туган, Мәчкәрә мәдрәсәсендә белем алган, зур гыйлем иясе булган. Авыл халкы аны “шәкерт абзый” дип йөрткән. Муллахтәм абзый бик сабыр, тыйнак кеше булган. Халык тарафыннан бик тә хөрмәт ителгән. Бөек Ватан сугышы вакытында Муллахтәм мулла авылда динне алып бару белән бергә, Нократ Аланы шәһәрендәге “Молот” заводында эшләгән. 1965 елның язында авырып вафат булган.
Алдагы 15 ел эчендә авылда 3 мулла алышына. Алар: Хисаметдин абый, Газизулла абый, Әхмәтгали абый. Бу өч мулла турында мәгълүматлар сакланмаган, чөнки бу елларда дингә каршы торганнар һәм дин белән кызыксынучы булмаган диярлек.
Газизулла мулладан соң авылыбызның мулласы булып Камил абый Корбангали улы тора. Камил абый 1932 елның декабрь аенда Иске Пенәгәр авылында туа. Бала чагы сугыш чорында уза, 4 сыйныфны тәмамлагач колхозда эшли. Кыш айларында урман кисә, соңыннан шоферлыкка укый. Күп еллар шофер булып эшли. Совет властенең дингә каршы булуына карамастан, Камил абый ислам диненә тартыла.1980 елда авыл халкы Камил абыйны мулла итеп сайлап куялар һәм ул мулла вазыйфасын башкара башлый.Авыл мәчетен ремонтлата, яңа манара куйдырта, ут керттерә. Мәчеткә кыш айларында үзе яга, кышлык утынны үзе әзерли. Зиратны елның елында чистарттырып тәртипкә китереп тора. Камил абыйның авыл халкына күрсәткән хезмәте бик зур була. Ул барлык гомерен ислам диненә багышлый. Ләкин авыру сәбәпле Камил абый 2006 елның 25 июнендә вафат була. Авыл халкы Аны һаман да онытмый, ихтирам белән искә ала.
2006 елдан алып, хәзерге көнннәрдә авылда мулла булып Нәҗметдинов Зиятдин абый тора. Зиятдин абыйны авыл халкы җыелышында 13июль көнне сайлап куялар. Зиятдин абый 1965 елны туа. Ул мулла вазыйфасын башкару белән бергә, Кукмара бистәсенең №4 урта мәктәбендә китапханәче, тарих укытучысы булып эшли. Зиятдин мулла Иске Пенәгәр авылы мәчете яңарышына бик зур өлеш кертә. Әле аның килгәненә ничә генә ел, ә инде мәчетебез танымаслык булып үзгәрде һәм алга таба да язды.
ЙОМГАКЛАУ
Эш барышында алдыма куйган максат һәм барлык бурычлар да чишелде. Мин фәнни- тикшерү эшем буенча әдәбият кулландым; өлкән буын кешеләреннән сорашып мәгълүмат тупладым; авыл музеена мөрәҗәгать иттем; архив материаллары тупладым; массакүләм информация чараларын файдаландым; фотоматериаллар җыйдым һәм үземә шундый нәтиҗә ясадым.Авылымнын дини учагы булган мэчетебез 1835 елдан башлап бугенге көнгә кадәр хезмәт итэ.Хезмәт итеп кенә калмый елдан ел янара ,усә, матурлана. Бүгенге көндә авылыбыз имамы, абыстайлар иң абруйлы, ихтирамлы санала.
Эшемнең башында куйган гипотеза тулысы белән расланды. Мэчетебез елдан ел янара,усэ,авылыбыз дини авыл булып кала бирэ              Авылым халкынын рухи мэдэнияты, анын купгасырлы тарихы ислам диненнэн аерылгысыз. Авыл халкынын тормыш тэртибен, доньяга карашын hэм рухи кыйммэтлэрен формалаштыруда мэчет hэрвакытта хэлиткеч роль уйнаган пэм уйнаячак та. 
Эшемне төгәлләп шуны әйтергә кирәк: бүген, безгә яшь буынга авылыбызнын өлкән буынына тагын да игътибарлырак, илтифатлырак булырга кирәк. Шуңа күрә без үзебездэн шушындый тәкъдим кертәбез: авлыбызнын мәчете янартуды гел булышып торырга кирәк. Тарихи эзләнүләр нәтиҗәсендә тупланган хезмәтемне авыл музеенда һәм тарих дәресләрендә, туган якны өйрәнү фәнендә һәм тәрбия эшендә материал буларак кулланырга мөмкин.
Библиография
1.Балаларга угет нэсыйкат. Казан :   “Домпечати”нэшрияты.2001.-192бит.
2.Кыскача гыйльме-хэл Хэсэн Арыкан Истамбул, “Фазыйлэт” нэшрияте1995ел140 бит
3. Нократ Аланы районы архивы материаллары.
4. Назмутдинов З. Пенәгәр- дини авыл,диләр// Дуслык .-1999.- июль.
5. Халыктан туплаган магълүмат.
6.Энциклопедия земли вятской: Села и деревни/ ред.В.А.Ситников.- Киров:Вятка,2002.-446с.
7. Энциклопедический словарь: Ислам на Урале 2009г
Акбаров А., Галиакбаров Д., Корбангалиева Г. | 30.11.2010

 Фикерләр
Исем:
E-mail:
 
Текст:
 

05.11.2011 14:42:24
Гомэр мулланын ИКЕ улы(Мансур,Мэсъгуд) 6 кызы(Мэрьям,Зэйтунэ,Разыя,Сэгадэт,Хажэр,Оркыя)...
Мансур сугышта югала,Ташкентта улгэн Мэсъгут нен З кыз,БЕР улы Мансур исэн\Мансурнын ИКЕ улыРамил,Марат...
Авылдагы Мохэррэм (Разыя улы) кубрэк..белэдер !

02.08.2011 16:50:16
текстагы"Аны әйбәтләп САМОГОН белән сыйлаганнар..."ны узгэртергэ КИРЭК
1)кэрдэш халыкны мыскыллау
2.хэмерне тарихыбызга керту ?
3.Исламда хэмерне эчугенэ тугел аны тоту-сату да х а р а м !..

02.08.2011 14:33:43
Афэрин!Хезмэтегезгэ Р Э Х М Э Т !
Гомэр мулла оныкларыннан Анурбик Зэйтунэ улы