Баш бит
Башлангыч бит итү
Хат язу Сайланмага өстәү
На русском
ПЕНӘГӘР – ДИНИ АВЫЛ, ДИЛӘР

Чит авылларга баргач, дин турында сөйләшеп китсәң, Иске Пенәгәрдән икәнеңне белсәләр, еш кына: «Пенәгәр бик дини авыл», дигән сүзләр ишетергә туры килә. Башка авыллар шикелле үк бер авыл, бу сүз кайдан килеп чыкты икән дип, озак уйлангач, архив материаллары һәм документлар белән ныграк кызыксына башладым.

Авылның рухи тормышы аның мәчете, муллалары булу белән бәйле. Документларга караганда, мәчет Иске Пенәгәрдә 1835 елда төзелгән. Һәм менә 160 елдан артык инде авылым халкына хезмәт итә. Шунысы гыйбрәтле, дин өчен нинди авыр елларда да аның манарасы шул килеш калган, мәчет үзе озак вакытлар ябылып та тормаган. Соңгы елларда бераз яңартылып, манара һәм түбәләре калай белән капланып, гүзәл бер гыйбадәт йорты булып тора. Совет власте елларында башка урыннарда мәчетләр бетерелгән вакытта да авылда аның сакланып калуы халыкның рухи тормышындагы өзеклек булмауга зур сәбәпләрнең берседер.
 
Иске Пенәгәрнең дини тормышы белән кемнәр идарә иткән соң? Архив документларына караганда, иң беренчеләрдән имам-хатыйп булып Габдрахман Мөхөммөтсафин торган. Ул 1867 елның 5 октябрендә Указ алган (N10708). Аннан соң аның улы Гомәр Мөхәммөтсафин, 1890 елның 29 сентябрендә Указ (N5778) алып, имам булып торган.
 
Минем шәхси архивымда Гомәр мулла булып торган вакытка караган документлар сакланган. Элек кеше үлсә дә, никах булса да, барысын да муллалар теркәп барган. Үзәктән документлар да иң элек алар кулына килеп кергән. «Указному мулле деревни Пинигери» адресы белән килгән, 1890 елларга караган кәгазьләрдән күренгәнчә, Гомер мулла исеменә берничә авыл кешеләрен күмәргә рөхсәт язулары бирелгән. Алар арасында Зур Кукмара, Каенсар, Көек авыллары исемнәре бар. Гомәр Габдрахман улы берничә авылга указлы мулла булып торган. Шулай ук никах теркәү кәгазьләре сакланып калган. Монда да төрле авыл исемнәре күрсәтелгән.
 
Иске Пенәгөр үзе дә ХIХ йөздә зур авыл булган. 1886 ел материалларына караганда, 140 хуҗалык булып, анда 722 кеше яшәгән. 1895 елгы архив документлары авылда мәдрәсә эшләп торуы, 25 ир-ат һәм 15 хатын-кызның белем алуы турында сөйли. Хатын-кызларны Гомәр мулланың хатыны Назилисә абыстай укыткан. Изге кешеләрдән булгандыр - Гомәр мулла мәчеттә намазга оеган килеш вафат була.
 
Диннең хөкүмәт тарафыннан иң нык кагылган-сугылган сугышка кадәр һәм аннан соңгы елларда авылда мулла булып Габдрахман мулланың оныгы Муллахтәм Муллахмәт улы тора. Ул 1900 елда туган, Мәчкәрә мәдрәсәсендә белем алган, зур гыйлем иясе булган. Авыл халкы аны «шәкерт абзый» дип йөрткән. Муллахтәм бик сабыр, тыйнак кеше була. Халыктарафыннан бик тә хөрмәт ителгән. Хәзер дә өлкәннәр: «Шәкерт абзый күренсә, бераз эчкән кешеләр, тәмәке тартып торучылар кайсы кая качып бетә иделәр. Гармун уйнатып килүче яшьләр, мулла өе турысыннан узганда гармуннарын култык астына кыстырып, тыныч кына уза иде», - дип сөйлиләр. 50-60нчы елларда да хатын-кызлар барысы да яулыкларын артка төшереп ябып йөргәннәр. Муллахтәм абый үзе сугышта катнашып, анда да намазларын калдырмый укып барган. 1965 елның язында авырып вафат була.
 
Зур хөрмәт һәм гыйлем ияләре, гадел һәм кешелекле, дин белән фәнне бәйләп, дин белән хөкүмәт эшен дөрес итеп алып барган авылым муллалары.
 
Муллахтәм абыйдан соң Хисаметдин, Әхмәтгали, Газизулла абыйлар бер-бер артлы мулла булып торганнар. Хәзер инде озак еллар бу җаваплы эшне Камил абый Корбангали улы алып бара. Шуңа сөенәм, Камил абый элеккедән килгән дини гореф-гадәтләребезнең һәм йолаларның үзгәрмичә бүгенге көнгә кадәр сакланып килүенә зур көч куйды. Авылда дини тормышның өзелеп торуына юл куймады. Авыл картлары, шул исәптән минем бабам тарафыннан да сайланып куелган Камил абый элекке муллалардан килгән диннең чисталыгын саклап кына калмады, без - яшьләрнең ялгышларын да төзәтеп тора. Дини белемебез булса да, кайчагында, кызып китеп, ялгышып куябыз. Камил абый, вакытында кимчелекне күреп, төзәтә. Аллаһы тәгалә аңа озын гомер биреп, шушы җаваплы һәм хөрмәтле эшендә ярдәмче булса иде. Амин.
 
Язманың фотосы:
 
3. НӘҖМЕТДИНОВ, Иске Пенәгәр авылы. “Дуслык” (№ 29, 12-18.07.1999)