Баш бит
Башлангыч бит итү
Хат язу Сайланмага өстәү
На русском
КУЛЪЯЗМАЛАР НИ СӨЙЛИ?

Элек-электән халкыбыз китапка зур хөрмәт белән караган. Китапны кадерләп саклаган. Бүгенге көндә дә кайбер гаиләләрдә гарәп язулы китаплар шактый сакланып калган. Алар арасында басмалары да бик кул. Кулъязмалар да очрый. Типография ысулы белән басылган китаплар чыкканчы, халык арасында кулдан язылган китап-кулъязмалар киң таралган булган.

Еш кына кулъязмалар арасында Коръән дә очрый. Коръән - мөселманнарның изге китабы. Аны күчереп язучыларга бик каты таләпләр куелган булган. Коръәнне күчерүче бер генә хата җибәрсә дә, аны бу эшеннән тыйганнар. Шулай булса да, кулъязма Коръәннәр киң таралган. Алар арасында искиткеч матур итеп эшләнгәннәре дә бар.
 
Иске гарәп язулы китапларның барысына да без «яхшы китап», «дин китабы» дип әйтергә күнеккәнбез. Шүрлекләрдә тузан җыйдырып яткырабыз. Ә бит яхшылап өйрәнсәк, алар безгә туган ягыбызның тарихын, якын кешеләрнең язмышын сөйләп бирәләр икән.
 
Китап язганда халкыбыз бик акыллы эш иткән. Соңгы битенә кайсы елда, кем тарафыннан, кайсы авылда язылганын теркәп куйган. Йөзләрчә ел узгач та безгә, моны кем язды икән, дип аптырап утырырга юл калдырмаган. Алдагысынуйлап эш иткән. Мәсәлән, бер кулъязма артында шундый язма бар: «Мәчкәрә мәдрәсәсендә. Мулла Гомәр бине мулла Габдрахман бине мулла Мөхәммәдсафа әл-Пенәгәри. 1888 ел». Мондый язуга аңлатма да кирәкми. Күп кенә кулъязмаларның ахырында гына түгел, урта битләренең кырыйларында да шундый язмалар бар. Ахыргы битләре югалса да, китапның иясен бик тиз танырга мөмкин.
 
Алдымда 40тан артык язма китапны өйрәнү нәтиҗәләре. Иске Пенәгәр һәм башка авыллардан җыелган кулъязмалар нәрсәләр сөйли соң? Китапларның бер өлеше Мәчкәрә мәдрәсәсендә язылган 18-19 гасырларга карый. Мәдрәсәдә нәрсәгә өйрәткәннәр, нинди фәннәр укытканнар - барысы турында да сөйли бу язмалар. Әл-Пенәгәри, Әл-Елгышый, Әл-Чистайи, Әл-Казаклари сүзләремондакайсы авыллардан килеп белем алулары турында хәбәр бирә. Шушы кулъязмалар хәтта архивлар да бирә алмаган мәгълүматны бирде. Туган авылым муллаларының нәселен яңадан берничә буынга кадәр өйрәнү мөмкинлеге туды. Иске Пенәгәрдәге беренче указлы Габдрахман мулланың әтисе Мөхәммәдсафа, аның әтисе Йөзәй (Йәзи), аның әтисе Рәхим исемле икәнен белдерделәр. Күбесе Мәчкәрә мәдрәсәсендә белем алган, мәдрәсәдә укыган еллары да күрсәтелгән.
 
Аерым кәгазьләргә язылган догалар, исемлекләр, никах теркәү язмалары да күп сакланган. Шунысы кызык, никах теркәү формасы үз заманы турында бик кыйммәтле мәгълүмат бирә. Кияү белән кәләшнең кайсы авылныкы булуы, никахка кергәндә ничә яшьтә булулары, ничә сум калым (мәһәр) килешенгән булуы, никахны теркәүче мулланың исеме, шәһитләр исеме һәм тамгалары теркәлгән. Таң авылыннан Абдулла кызы Нәсимә ападан алып кайткан кулъязмалар арасында бер шундый никах теркәү язмасы бар иде. Шул язма буенча бүгенге көндә яшәүче бер гаиләнең балалары чыннан да Габдрахман мулланың якын туганы икәнен ачыкларга мөмкинлек бирде.
 
Мәдрәсә шәкертләре арасында бер-берсе өчен китап күчереп бирү гадәте дә булган. 1861 елда «Ишаннар силсиләсе» язмасын мелла Садыйк дусты Габдрахман өчен язган. Бу турыда язма ахырына теркәп куйган. Сирәк кенә булса да шундый кулъязмалар да очрый.
 
Мәдрәсәдә белем бирү системасы бик көчле булган. Шәкертләр гарәп-фарсы телләрен өйрәнгән. Кулъязмаларның күбесе гарәп телендә. Алар арасында дини риваятьләр, шигъри әсәрләр, Г.Курсави, Ш.Мәрҗәни хезмәтләреннән күчермәләр, гарәп теленнән имтихан сораулары да бар.
 
Яңа Пенәгәр авылының Иске Пенәгәрдән күчеп утыруы турында ишетеп беләбез инде. Яңа  Пенәгәр авылы мулласы Нурахмәт хәзрәттән алып кайткан кулъязмалар моны тагын бер кат раслый. Гарәп теле грамматикасы Иске Пенәгәр авылы мулласы тарафыннан язылган. Димәк, бу китап Яңа Пенәгәргә күчүчеләрбелән бергә киткән яки бер-береннән 35-40 км ераклыкта урнашкан шушы авыллар арасындагы тыгыз мөнәсәбәт турында сөйли.
 
Кулъязма битләре арасында еш кына төрле вакыйгаларны язып куйганнар. Мәсәлән, бер китапка: «1915 елның 17 мартында сыерчык килде. Сишәмбе көн иртә белән сәгать 8дә күренде» дип язылган. Бу язма 1915 елның язы турында фараз кылырга мөмкинлек бирә. Гади халык та тормышында булган мөһим вакыйгаларны кәгазь битенә теркәп барырга бик яраткан. Ә безнең өчен бу язмалар - тарихи документ.
 
Бүгенге көндә халыктан җыелган кулъязма китапларның күбесе Татарстан милли китапханәсендә саклана. Алар даими рәвештә өйрәнелеп, кайберләре бүгенге көндә китап булып басылып чыга. Шуларның берсе Таҗетдин Ялчыголның «Рисалаи Газизә» әсәре. Аның кулъязмасы халык арасында киң таралган булган. Минем үземдә дә шундый бер «Рисалаи Газизә» саклана.
 
Кулъязма китаплар үзләрендә күп серләрне саклый. Алар безгә тарих, авылларның дини тормышы, мәдрәсәләр турында сөйли, белем бирә, архив хезмәтен дә үти. Хөрмәтле газет укучыларыбыз, бәлки, сездә дә шундый китаплар бардыр. Сез дә аларның серләрен белергә телисездер. Ул китапларны халыкка хезмәт итсен дип Татарстан милли китапханәсенә тапшырырга, яки бер кат карап тикшергәннән соң үзегездә калдырырга теләсәгез редакциягә, яки үземә мөрәҗәгать итә аласыз. Кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез.
 
Язманың фотосы:
 
3. НӘҖМЕТДИНОВ, Иске Пенәгәр авылы. “Дуслык” (№ 34, 16-22.08.1999)