Баш бит
Башлангыч бит итү
Хат язу Сайланмага өстәү
На русском
ДАНЫ - ГАДЕЛЛЕК

Язгы кыр эшләре тәмамлануга туган авылым халкы тырыш хезмәтенең нәтиҗәсен ясарга, күңел ачарга, ял итәргә Сабантуй мәйданына җыела. Кыр казлары кебек тезелешеп машиналар, җәяүлеләр килә. Кибетчеләр, сәүдәгәрләр мактый-мактый җиләк-җимеш, тәмле сулар, ашамлык һәм көндәлек кирәк-ярак тауарлары сата. Батырлар көрәшен, төрле ярышларны карарга килүчеләр тизрәк мәйдан тирәсендә урын алырга тырышалар.

Иске Пенәгәр авылы сабан туеның бер үзенчәлеге бар: ул Татарстан район һәм авылларында бәйрәм-тамашалар тынып калгач уздырыла. Шул сәбәпле, бәйрәмгә кунаклар күп килә. Туганнар, кода-кодагыйлар, таныш-белешләр генә түгел, ерак-ерак шәһәр, авыллардан үз итеп, яратып Пенәгәр сабан туеның данын ишеткән һәркем килә монда.
 
Шушы бәйрәм көннәренә ничә еллар инде тирә-як халкы өмет баглый. Коры еллар булса, Аллаһның рәхмәте белән, Пенәгәрдә бәйрәм узуга яңгырлар явып үтә. Ә инде быелгы кебек "килә ява, килә ява, ияләште бер болыт" дип җырлап йөргән елны, бәлки, көннәр аязып, яшелчә, җиләк-җимешкә үсәргә ирек бирмәгән озакка сузылган салкын көннәрдән соң җылыта башлар инде, дип өметләнәбез. Ни хикмәт, Сабантуй алдыннан көннәр аязып китте.
 
Бәйрәм көнне иртән болытлы, яңгыр башланса, көне буе туктамас кебек иде.
 
Кунаклар өчен өстәл әзерләп йөргәндә, авылдашыбыз Миннәхмәт абый Фәләхиев вафат булган, дигән хәбәр иреште. Урыны оҗмахта булсын, "Мәет кабергә ашыга" диләр. Яшьләр зиратка китте. Тиз арада кабер җитеште. Җеназа тәмам булып, Коръән укып дога кылуга яңгыр сибәли башлады. "Яңа кабергә өч тамчы яңгыр төшсә дә яхшы" дигән сүзне ишеткәнем бар иде. Зираттан халык таралуга яңгыр туктады. Өйлә вакыты керүгә, бәйрәмне башламый торыгыз, дигән сыман тагын бераз сибәләп алды. Шуннан соң көн ачылып, аязып китте. Быелгы Сабантуй зиратта авылдашыбызны җир куенына иңдереп, әрвахларга дога кылудан башланды.
 
Бәйрәм күңелле бер тамашадан башланып китә. Сабантуй мәйданы янындагы инешкә алдан буа ясыйлар. Шул буага бер-ике сулы шешә атыла. Теләге булган кешеләр сугакереп, салам тутырылган капчыклар белән көрәшеп, шул шешәләрне табарга тырышалар. Кайсы беренче таба, шуңа бүләк бирелә. Мәйдан халкы бу күренешне читтән күзәтә.
 
Менә шулай, гадәттә бераз салмыш булган берничә авылдашны суга кертеп "чистартып" чыгаргач, азан әйтеп, Коръән укыла. Дога кылып, изге теләкләр белдереп бәйрәм башлана. Мәйдан уртасына балалар чакырыла. Алардан соң өлкәннәр көч сынаша башлый. Башка ярышлар кушыла...
 
Пенәгәр халкының күркәм сыйфатларыннан берсе - кунак сыйлау. Бәйге үзәгендә кунаклар көч сынаша. Авыл халкы исә, өйләрдә туганнарына, дус-ишлөренө сый-хөрмәт күрсәтү белән мәшгуль. Еш кына шул мәшәкать белән бәйрәмне күрми дә кала...
 
"Нур" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Миңнебай абый Гыйләҗев мәйдан уртасына чыгарып кырда һәм фермада тырышып эшләүчеләрне бүләкләде. Күмәк хуҗалык печәнгә төшәргә тора. Көзгә ашлыклар да кеше буен узып китеп, башакларын тулыландырып килә. Сыер савучылар көнлек нормаларын 12-13 килога җиткергән. Аллаһ бирсә, көзен яхшы уңыш җыеп, "Нур" да нык итеп аягына басар.
 
Гаделлек белән хөкем итү - ислам диненең төп кагыйдәсе. Беркөнне күршем сөйли: "Авылыбызның олы мулласыннан сораганнар:
 
- Сабантуйларга барырга, катнашырга ярыймы соң безгә, мулла абзый?
 
- Тәртипле йөрсәң, хәрәмгә катнашмасаң, көрәштә гадел хөкем итүченең шаһиты булып торсаң, зур әҗер-саваплар алырсың, - дип җавап биргән авылыбызның иң хөрмәтле кешесе".
 
Әңгәмәдәшем ат чабышында гадел хөкем иткән бер очракны да искә төшерде:
 
- Күрше авылда ат чабышын бер карт манарага менеп күзәткән. Бер чабышкы аты беренче булып килгәч мәйданга кермәгән, авылга таба чапкан. Ишегалдында аның колыны калган икән. Икенче атны беренче итеп билгеләгәннәр. Шуны күреп торган карт манарадан төшкән дә: "Җәмәгать, туктагыз, дөрес түгел! - дип кычкырган. Өлкән кешенең сүзен тыңламыйча булмый бит инде. - Җәмәгать, бу ат беренче килмәде. Хәзер килеп җитәр беренче ат", - дип үзенең сүзен куәтләгән ул. Бераздан колынын ияртеп авылдан чабышкы ат килеп тә җиткән.
 
Менә ничек гаделлек өчен көрәшкән халкыбыз. Ат чабышы - бәйрәм күрке. Безнең авылда ат чабышы 2-3 чакрым читтә урнашкан Үрәкәч таулары өстендә уздырыла. Бар халык ерактан тамаша кыла. Быел атларга бераз үргә таба чабарга туры килде. Ат чабышы бик дәртле булды булса кирәк, атлар мәйдан уртасына кергәч тә тынычлана алмадылар. Җиңүчеләр арасында Теләче, Пенәгәр, Байлангар кебек авыл исемнәре яңгырады. Авылдашыбыз Мидхәт абый атлар күп асрый. Үзе катнашмаса да, яшь егетләр аның чабышкыларында Сабантуйларда катнашып киләләр. Хөсәнов Ришат быел Кукмара Сабан туенда да икенче урын алган иде, авылныкында да икенче булып килде. Чабышкылар арасында бишенче булып Вятка Аланыннан яшүсмер кыз килде. Аның бу батырлыгын бөтен мәйдан алкышлады. Соңгы булып килгән атны бүләк белән күмделәр. Ап-ак шәл ябынган апалар мәйдан уртасына чыгып, үзләренең яшереп тоткан бүләкләрен тапшырдылар.
 
Капчык киеп, йомырка салынган кашык кабып, сулы чиләк-көянтә белән йөгерүләр, чүлмәк вату, капчык белән сугышу, гер күтәрү һәм башка күп уеннар булды бүген. Җөй көнендө чаңгы ярышы узамы? Анысы да булды Пенәгәр сабан туенда.
 
Көрәш - мәйдан күрке. Көрәш яшьләр күңелен дә тыныч калдырмый, картларныкын да дәртләндерә. Бәйрәм көне кичкә авышкан саен көрәш кыза барды. Кызганыч, кунакларны каршы алырга өйгә төшәргә туры килде. Ә кунакларны көтә-көтә зарыгып беттек. Сәгать кичке 9га якынлашканда гына кайтып керделәр.
 
- Кайсы калды соң?
 
- Ядегәрнеке.
 
Сабантуйлар куңелле узды дияргә ашыкмыйбыз әле. Бәйрәмнең иң күңеллесе, авыл халкы үзе тамаша кыла торганы икенче көнне уздырыла. Өйләгә кадәр сөлге җыеп, төш авышуга "Алмагачлык" дигән матур бер урында (инеш буенда) зур бәйрәм - Балалар сабан туе башлана. Яр итәгенә тезелешеп утырган авыл халкы мәйдан эчендә кайнашкан балаларның көрәшен, йөгерүен, гер күтәрүен, бию-җырларын һ.б. ярышларын күреп сөенә. Балаларның көрәшүен карап тору күңелле, әмма батырга көрәшкәндә кайчагында шундый кызып китәләр, мәйдан уртасына әбиләр, бабайлар килеп керә. Барысы да гадел хөкем итүне таләп итә. Бүләкләр дә зур бит. Беренче батырга быел 600 сумлык газ плитәсе, икенчегә - люстра, өченчегә - үтүк, дүртенчегә - спорт киеме иде.
 
Менә шулай балалар сөендереп, кунак сыйлап, тирә-як халкына күңелле Сабантуйлар, оештырып яши Искә Пенәгәр авылы халкы.
 
Язманың фотосы:
 
Зиятдин НӘҖМЕТДИНОВ, “Дуслык” (№ 26, 25.06-01.07.2001)