Баш бит
Башлангыч бит итү
Хат язу Сайланмага өстәү
На русском
ТАҢГА БАРДЫМ, ДӘВА ТАПТЫМ

Малмыж районы Таң авылы турында күптәннән ишетеп белә идем. Ун ел элек укучыларымның берсе Айдар Ибраһимов Таң мәчетен фотога да төшереп кайткан иде. Туган авылымның олы муллалары нәселеннән чыккан Абдулла мөәзин кызы Нәсимә апа илле ел элек шул авылга килен булып килгән. Шуңа күрәдер инде, шул якларга барып кайтасым килде һәм менә уңайлы вакыт табып, дустым Нурхәт белән юлга чыктык.

Вятка Аланы автостанциясендә автобус көтеп торганда Таңга кайтучы юлдашларыбыз барлыгын ачыкладык. Чибәр генә өч кыз Кукмарада быелгы укуларын тәмамлап, туган якларына кайталар иде. Рәзилә исемле кызның әнисе Нурия апа шулай ук Иске Пенәгәрнеке икән. Юллар мәшәкатьле булса да, юлдашлар белән авырлыклар сизелмәде. Көн дә аяз, җылы, матур тора. Кырларда силос салучы машиналар, бакчаларда бәрәңге төбен эшкәртергә чыккан чуар халык күренә. Аллаһы бирсә, көзге арыш әйбәт җитешеп килә.
 
Каракүл авылыннан соң шактый җәяү барасы, текә ярдан түбән төшәсе булды. Кызлар биек үкчәле аяк киемнәрен салып ялантәпи генә киттеләр. Ни әйтсәң дә, бу якларның комлы, туфрагы шифалы да, аяк киеме белән йөрергә уңайсыз да.
 
Вятка буе бигрәк гүзәл. Язгы күтәрелүдән соң суы аз гына кимегән. Көймәләр бер ярдан икенчесенә кеше ташый. Вятка ярына чыгып безне каршы алырга килгән Раиф абыйның машинасына урнаштык. Дистәләрчә километрга сузылган урманнарны күзәтеп, соңгы яңгырлардан соң барлыкка килгән күлдәвекләр аша чыга-чыга, сүзгә оста шоферыбызны тыңлап, Таң авылына килеп кергәнебезне сизми дә калганбыз. Авыл безне иркен урамнары, төзек матур йортлары белән каршы алды. 
 
Нәсимә апа бездән озак кына авыл хәлләрен сорашып утырды. Ун ел авылга кайтканы булмаган. Ире Әхмәдулла абыйны җирләгәнгә 31 ел вакыт узган. Нәсимә апа сигез бала тәрбияләп үстергән. Өчесе гүр иясе булганнар инде. Әле күптән түгел генә улы Якуб белән киявенең энесе Рәүф икесе бер көнне вафат булганнар. Хәсрәте зур Нәсимә апаның. Әмма сабыр итә.
 
Ашап-эчеп алгач, сүзебезне дин турында сөйләшүдән башладык. Дин дигәннән, Таң авылында элеккеге тәртипләр бик яхшы сакланып калган. Кайсы гына йортка керсәм дә, балаларның әти-әниләре белән чит кеше арасына кереп сөйләшергә комачау итеп йөрүен күрмәдем. Йорт хуҗасы ир белән сөйләшкәндә хатыны кече якта утыра. Кирәк булса, чәй кертә, сүзгә иренең рөхсәте белән генә кушыла.
 
Нәсимә апаның балалары һәм оныклары да бик әдәпле. Сабый кызлар да җәйге эсседә яланаяк йөрми. Балаларның һич каршы килмичә әти-әниләре сүзләрен үтәүләрен күреп бик гаҗәпләндем. Таң авылы минем өчен ислам дине нык сакланып калган бердәнбер утрау булып тоелды.
 
Нәсимә апаларның күршесендә озак еллар авылда мөәзин булып торган, бүгенге көндә имам вазифаларын башкаручы Әхмәдулла абый Габидуллин яши. Ике атна элек Таң авылы халкы имам-хатыйп Габделәхәт абыйны соңгы юлга озаткан. Урыны оҗмахта булсын. Шушы җомгада яңа имам сайлап куярга телиләр икән.
 
Әхмәдулла абый - тарих җанлы кеше. Үзем дә тарихчы, шуның өстенә ул да кулъязмалар, иске китаплар белән кызыксына икән, хәл белергә кергәч, тиз генә чыгып китә алмадык. Ул безгә шулкадәр күп кызыклы тарихи материаллар турында сөйләде, бу арада суынып торган борынгы нәрсәләргә булган кызыксынуларны яңартып җибәрде. Әхмәдулла абый чыгышы белән Мәмәшир ягыннан. Үзе җыйган кулъязмаларның күбесе шул як авыллары тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Бу көннәрдә ул Казан галимнәренә тарихи хаклыкны билгеләүдә ярдәм итеп йөри икән.
 
- Үз белемегезне Сез кайдан аласыз? - дип сорыйм аңардан.
 
- Кулъязмалардан. Аларда барысы да язылган, - ди Әхмәдулла абый.
 
- Ни өчен Сез аларны бер системага салып язып чыгармыйсыз?
 
- Бәлки, әле вакыты җитмәгәндер...
 
Велосипед монда бик таралган уңайлы транспорт икән. Яшьләр дә, картлар да шуның белән йөри. Зиратка барырга чыккан идек, велосипедка атланган Раиф абый очрады. Ул да энесе Рәүфне югалтуны авыр кичерә. Фарух абый белән Җәмилә апага җиңел түгел. Аллаһы тәгалә сабырлык бирсен. Кичке якта үзәккә үтә торган озынборыннар белән көрәшеп, зиратка кереп әрвахларга дога кылып чыктык.
 
Таң авылында 150гә якын хуҗалык бар икән. Халкы колхозда эшли, мал асрый, күп итеп бәрәңге утырта, урман якында гына. Шәхси хуҗалыкларда трактор күп. Һәр хуҗалыкның ишегалды киң, иркен. Тагы шуңа игътибар иттем: һәр йортның икенче ягына бер яки ике тәрәзәле кечкенә өй салынган. Шул өйне берәүләр җәен кухня, икенчеләре мал өе, өченчеләр агач эшкәртү өчен мастерской итеп һәм башка максатларда файдалана икән.
 
- Бүген җомга көн. Мөселманнар өчен зур бәйрәм, туганнарның, кардәшләрнең хәлләрен белешү көне. Әйдә, авылдашларның хәлләрен белешеп кайтыйк, Нурхәт, - дип, дустымны авыл буйлап икенче көнне иртән сәяхәткә алып чыктым.
 
Иң элек Таңга терәлеп торучы Преображенка авылына киттек. Анда Габделхак абый кызы Нурия апа гаиләсе белән яши. Урыс авылы булса да, татарлар күп икән монда. Безне күргәч Нурия апа бик сөенде. Тиз генә чәй өлгертте.
 
- 20 ел инде Таңга килгәнгә. Ирем Рафаэль белен өч бала үстерәбез. “Дуслык”ны бик яратып укыйбыз. Туган якка озаграк кайтмый торсам, шул газет аркылы авыл хәлләре турындагы язмаларны укып күңелне юатам, - дип, Нурия апа "Дуслык" газетының чиксез зур әһәмияткә ия булган саваплы бер эшен ачып салды.
 
Гөлбану апаның да Иске Пенәгәрдән килен булып монда килүенә 50 елдан артык вакыт узган. Өлкән яшьтә булса да, күңеле яшь аның. Безне күргәч, бик шатланды, күңеле тулды.
 
- Туганнарым Минҗиһан белән Мәгъсүмәгә, бар белгән-күргәннәргә күп итеп сәлам әйтерсез, - дип үтенде бездән Гөлбану апа...
 
Аның балалары Мәскәүдә яши икән.
 
- Узган ел Мәскәүгә алып киткәннәр иде. Һәрберсендә икешәр кич кундым да: алып кайтып куегыз, түзә алмыйм", дип кире кайттым. Гомер буе торган җир сагындыра шул.
 
Кая гына китми татар кешесе. Бигрәк тә хатын-кызларга Гөлбану апа, Нәсимә апа кебек туган якларын ташлап еракларга китәргә туры килә.
 
- Пенәгәргә кайтып бер зиратларны әйләнәсем килә. Әтиләр кабере янында дога кылыр идем, - дип, Нәсимә апа да үзенең яшерен сагынуын белдерә.
 
Таң авылы мәчете тирә-якка нур сибеп тора. Бу җомгада унга якын ир-ат килгән иде. Печән өсте, кайсы авырып тора. Шул сәбәпле, яңа имам сайлауны мәчеткә йөрүчеләрнең барысы да җыелгач оештырырга килештеләр. Мәчеттә күркәм бер гадәткә тап булдык: кунаклар белән таныштырып, аларның биргән сәдакаларына аерым дога кылалар икән. Кунак хакын үти беләләр Таң авылында.
 
Авыл халкы белеме дә зур, әдәбе дә күркәм булган, дин эшләрен дә җиренә җиткереп, гадел алып баручы кешене имам итеп куяр, дигән ышаныч белән мәчеттән кузгалдык.
 
Ике айга якын инде тавышым бетеп авырып йөри идем. Таң авылына килеп, аның күндәм, түбәнчелекле, йомшак табигатьле халкы белән очрашып, бик кунакчыллыкны күреп, бисмиллалы ризыклардан авыз итеп, саф урман һавасын сулагач, тамаклар да йомшарып китте. Аллаһының рәхмәте белән Таң җирендә дәва таптым.
 
Язманың фотосы:
 
Зиятдин НӘҖМЕТДИНОВ, Иске Пенәгәр – Таң. “Дуслык” (№ 28, 09-15.07.2001)