Баш бит
Башлангыч бит итү
Хат язу Сайланмага өстәү
На русском
ЙӨЗЛӘРЧӘ ЕЛ БУЫННАР ЧЫЛБЫРЫН ӨЗМИ

Иске Пенәгәр авылы мәчетенә янкорма (пристрой) салу эшләре турында "Дуслык" газетасында чыккан мәкалә

 Йөзләрчә ел буыннар чылбырын өзми

Быел яздан бирле Иске Пенәгәр авыл халкы аерым бер тормыш белән яши – мәчет яңарталар. Бу авыл мәчете тирә-якта яше буенча иң олылардан булыр. Аның салыну вакыты чама белән 1835–1840 еллар белән исәпләнә. Мәчетнең бу гомерләр төзек булып исән-сау торуында йөзләрчә ел буыннар чылбырын өзми бер-берсен алыштырып имамлык хезмәтен башкарган авыл хәзрәтләренең өлеше бәһаләп бетермәслек зур. Инде менә яңа заманнар килде. Имамлык вазифасы Зиятдин хәзрәт Нәҗметдиновка бирелде.
Зиятдин хәзрәт бар эшне төптән уйлап җиренә җиткереп башкара торган кеше. Мәчет иске буларак аны яңартырга да кирәк, шул ук вакытта ул авылның үткәнен, бүгенгесен бергә беркетеп һәм киләчәгенә тотрыклык биреп торучы тарихи бина. Зиятдин әфәнде белеме буенча тарихчы һәм моны бик яхшы аңлый. Нәтиҗәдә, иске мәчетне ныгытып янына яңа янкорма салырга кирәк дигән фикергә киленә. Тарихи бинаны төзекләндерү эшләре алдагы елларда башкарылган иде, быел исә яз авыл халкы янкорма күтәрде.
Мәчет ишек алдындагы бар эшләр Зиятдин хәзрәт тарафыннан көндәлек рәвешендә теркәлеп бара. Ул үзенә генә хас бөртеклелек белән зурмы, кечкенәме – бер генә вакыйганы да калдырмый язып куя торган кеше. Шул рәттән исап-хисап та керә. Төзелеш ул бит зур чыгымнар дигән сүз. Ә керә торган җирең булмаса каян чыксын ди? Хикмәт шунда ки, Аллаһ йорты өчен авыл халкына ходай биреп торучы – бар кеше үз булдыра алганы хәтле бүгенге көндә ярдәм итеп тора. Кемдер акча бирә, кемдер исә тауар белән булыша яки үз кул хезмәте белән мәчет тирәсендә кайнаша.
Эшләр шул кадәр кызу бара ки, әмма Зиятдин хәзрәт көндәлек алып барырга да, бар эшләрне видео һәм фотога төшерергә дә җитешә, эшенә дә көн дә бара. Инде мәчет көндәлегенә күз салыйк: “ Белмим, замана ашыктыра, әллә үзебез куалыйбыз, Аллаһы тәгаләнең әмере шулай булгандыр инде - яңгырдан соң тишелеп чыккан гөмбә кебек, әкиятләрдә бер төн эчендә төзелгән хан сарайлары шикелле итеп адәм баласы ышанмаслык дәрәҗәдәге тизлек белән күтәрелде мәчетнең стенасы. Авыл халкының күп өлеше моны белми дә калды. 8 м га 8 м булган ике этажлы бу бинага 7600 кирпич, 1400 блок керде. Эшебез сәг 7 дән кичке сәг 6 га кадәр барды. Даими рәвештә 8-9 кеше, ярдәмгә килгән авылдашларыбыз белән 15 ләп кеше эшләде. Янкорманың стенасы 6 көн эчендә өелеп бетте”.
Иң авыры хәзрәткә булгандыр, бәлки. Ул бит үзе Кукмара дүртенче номерлы мәктәптә эшли. Рәхмәт, мәктәп директоры Илнур Хәким улы аңлап һәрвакыт кирәк чагында китәргә рөхсәт биреп тора икән. Хәзрәт үзе дә “Мәчетне директор белән бергә салдык” дип әйтергә ярата.
-Ничек барсына да җитештегез соң?
-Белмим, көндәлек 5 вакыт намазны җәмәгать белән укуны да туктатмадык, аш мәҗлесләре дә шактый, үлем-җитемнәр дә бар. Авыл зур, төзелеш бармаганда да дини йолаларны үтәү белән шәхси үземдә вакыт кытлыгы иде. Янкорманы күтәргәндә эшчеләр белән бергә чыгып китәм, мәчеттән кичен генә кайтасың да юынып алуга  намаз вакытлары җитә, яңадан мәчеткә китәсе...
Тарих өчен бар эшләрне язып, фото-видеога төшереп барырга тырыштым. Әмма көндәлекләр бик коры килеп чыкты, чөнки иркенләп язарга вакыт җитмәде.
Эшне оештырырга кирәк, төзелеш материалларын вакытында кайтартып торырга , кайда ишек-тәрәзә буласын күрсәтеп, бар нечкәлекләрен аңлатырга,  акча да табырга кирәк. Акча аз булу сәбәпле бу эш башта гел кичектерелеп торды. Ишек алдында эш башында 170 мең сумлык материал бар иде. Хәзер инде иң гади исәпләгәндә дә 300 мең сумнан артык төзелеш материалы тотылды.
-Ул мөмкинлекләрне кайдан алдыгыз соң?
-Аллаһы тәгаләнең ярдәме белән килде. Аш мәҗлесләрендә аңлатып, белдерүләр куеп, очрашкан саен бу турыда фикерләшеп тордык. Авыл халкыннан җыярга чыкмадык, аерым зур сумма белән  ярдәм иткән байлар да булмады. Гади генә авылдашларыбыз да 500 сум, мең сум, кайберләре 5 мең сумга кадәр ярдәмнәрен китереп тапшырдылар.
“Акчага эшлиләр икән” дип килеп ярдәм итәргә аптырап торучы ялгыш фикердә булган авылдашларыбыз бар дип ишеттем. Мәчетебездә беркайчан да килешеп эшләү булмады, була да алмый. Бу эшләргә килешеп эшләү булса күпме акча кирәк икәнен надан кеше дә аңлыйдыр. Әйе, иртәдән кичкә кадәр атналар буе мәчет тирәсеннән китмәгән осталарыбызга бераз гына ярдәм бирмичә мөмкин түгел. Әмма алар һәрберсе мәчеткә эшкә килгәндә мәчеткә дип гаиләсеннән зур сәдакалар (500 сумнан 2,5 мең сумга кадәр) китерделәр. Башка ярдәм итәргә килгән авылдашлар да шулай эшләде. Миңа аларның ярдәмнәрен алу шулкадәр авыр булды. Оялып кына алдым. Үзләре көне буе ярдәм итеп сәдака да китерсеннәр.
Яшьләребез бик ярдәм итте. Кайберләре иртән эшләреннән кайталар, йокламыйча мәчеткә киләләр, кичен яңадан эшкә китәргә кирәк. Мәктәп балаларының ярдәме бәһасез иде. Мәктәп коллективына, директорына зур рәхмәт. Хатын-кызларыбыз зур ярдәм иттеләр. Әле “Нигә эш бар дип чакырмадың?” дип үпкәлиләр дә.
-Исәп-хисапны ничек алып барасыз?
-Аерым бухгалтерыбыз да юк, бар товарга чек алырга вакытыбыз да булмады. Без һәрвакыт халыкның безгә куйган ышанычы белән эш иттек. Килгән сәдакалар күп очракта шул вакытта ук эшкә кереп барды. Аерым кешесен атап дога кылуны мин электән булдырмадым. Аллаһы тәгалә үзе яхшы белә. Эшебез күренеп тора, алда да эшләр күп әле. Бераз бурычларыбыз да бар. Аллаһы тәгаләнең ярдәменә өмет итеп торабыз.
 - Хәзрәт, үзегездән һәм булышкан бар кешедән Аллаһ разый булсын. “Дуслык” битләрендә Иске Пенәгәр мәчете турында әле алга таба да сөйләшүне дәвам итәрбез.
 
Шәмсия Хәлимова.

Шәмсия Хәлимова, "Дуслык" газетасы,2010 ел