Баш бит
Башлангыч бит итү
Хат язу Сайланмага өстәү
На русском
ПЕНӘГӘРДӘ БЕР КӨН

Иске Пенәгәр мәчетен яңарту эшләре дәвамы турында

Пенәгәрдә бер көн
“Дуслык” июнь аенда Иске Пенәгәр авыл мәчетен яңарту турында хәбәр иткән иде. Август башында “Дуслык” янә бу авылга барып чыкты. Сезнең игътибарга яңа язма.
 
Авыл сулышы
          Бу авылга килүчеләрне башта зират каршы ала. Аның турысына җиткәч, мин гадәттә, күңелем белән “Ни хәлләрдә син, Пенәгәр?” дип эндәшәм.  Автобус туктый торган җирләре җайлы урында урнашкан – кибет, почта дигәндәй, якында гына мәктәп, авыл хакимияте, медпункт һәм ... котельный бинасы.
 Бу эсседә котельныйга ни ихтияҗ дисезме? Рәте бар аның. Автобустан мине авылда имам торучы Зиятдин әфәнде каршы алды. Мәчет тирәсенә төшкәнче башта авылда су хәлләрен белик әле диде ул. Корылык сәбәпле әлеге төбәктә бәрәңге бакчасына су сибүгә хәтта тыю салынган. Ә котельный штаб кебек – су хуҗалыгы кассиры  Хәйруллина Гөлфирүз ханымның “офисы” әлеге бинада урнашкан. Гөлфирүз элек авылда саклык кассасында эшләгән. Саклык кассасы хәзер авылларда аерым бина белән хезмәткәр тотуны файдага түгел дип тапты, шунлыктан ябылды. Гөлфирүз исә үзенә хас җаваплылык белән менә бу эшкә керешкән.
Су белән искепенәгәрлеләр күптән интегә. Быелгы корылык бу хәлгә тагы да “ут” өстәгән, чөнки коелардан су китә башлаган, ә инешләре саеккан гына түгел, урыны–урыны белән корган да. Авыл халкының бер өлеше гаеп эзләп сүзләшеп тә алган, имеш–мимешләр дә чыккан. Нәтиҗәдә, төбәкне су белән тәэмин итүгә яңа оешма килгән. Хәзер суга Ершовка авыл территориясендә урнашкан “Коммунальщик” муниципаль коммуналь предприятиесе җавап бирә.
Әйе, җавапны аңа тотасы, чөнки кеше акчаны аның исеменә түли. Элек исә җаваплылыгы чикле “Жилкомсервиз” су тотуга акча алып барган. Әлбәттә, түләп–түләп тә суың булмаса “кайный” башлыйсың. Әйтик, кибеткә ипигә дип акчаңны илтеп бир, кибетче ипи бәясен алсын, әмма ипи бирмәсен ди?! Ә?! Нәрсә дип әйтер идегез?!
Бу бәлки бик үк дөрес чагыштырма түгелдер, әмма нигезе хак – суны бүген кеше шулай ук сатып ала. Әйтик, Пенәгәрдә 7 кешедән торган гаилә бер айга уртача 360 сум чамасы түли. Бу суммага мал керми, алар өчен өстәп акча чыгарасы. Сыер өчен, мәсәлән, бер башка 33 сум 99 тиен, бозауга 13 сум 7 тиен, атка 26 сум 15 тиен, каз–үрдәккә 87 тиен ай саен түләп барасы. Иң очсызы тавык. Ә менә бер кикрикбаш беткәнче 16 тиен. Бер сутый яшелчә бакчасы айга 187 сум 20 тиенгә чыга.
Нинди дә булса әйберне сатып алу аңа карата хәстәрлек хисе тудыра – акча бит күктән төшми. Хәер, күктән бер нәрсә дә төшми инде. Явым–төшем була иде, аны да “кыстылар”. Шуңа да авыл халкының зары урынлы. Тик монда бер нечкә җир бар. Суга счетчик куйсаң артыгын түлисе түгел. Күпме тоттың – шуның хәтле генә. Моңа мисал – мин барында суга түләргә дип Подгорный урамында торучы бер агай килде. Гөлфирүз ханым аннан ике айга 174 сум 30 тиен алды.
         Бу йортта су счетчигы бар, – дип аңлатты ул миңа. – Счетчиклары булмаса 355 сум 64 тиен түләрләр иде.
 
 Суга өмет
Авылда аеруча Полевой, Садовый урамнары суга интегә икән. Анда әллә кертелеше дөрес түгел, әллә башка сәбәп, әлегә төгәл әйтә алмыйм. Урамда бер ханым Центральный очына да су килеп җитми диде. Кыскасы, бу эсседә бар тереклеккә җан өрүче сихәт иясе суга Иске Пенәгәрдә кытлык бар. Киеренкелектән чыгар өчен гамәлдәге су белән тәэмин итү системасы кимчелекләрен рәтләр өчен һәр йорттан өстәмә 500 сум җыю турында карар кабул ителгән.
         Үз йортларында коелары булганнар бу исемлеккә кермәгән иде, урамнар буйлап җыярга чыккач алар да акча чыгарды. Ышаныч юк, коеда су бетсә кайда барырбыз диде коелы хуҗалыклар, – ди аңлатты Гөлфирүз. – Кеше хәзер коеларын тирәнәйтә башлады, әмма еллар корыга китсә җир асты сулары да бетәргә бик мөмкин.
Бу ханым юкка гына хорафатланмый, чөнки инешләре инде өзелеп–өзелеп ага. Күпергә хәтле әле су эзе бар, аннан эз югала, астарак чишмә саркып чыккан җирдән тагы тернәкләнеп китә. Шул уңайдан чын булган авыл мәзәге дә ишеттем. Берәү әйткән ди: “ Менә, казларымны инешкә озаттым да, артларыннан чиләк–көянтә белән су төшердем”. Башта аңламыйча тордым. Баксаң, турыларында инеш кипкән, бөя сымак итеп су юлын буганнар да, шул бөягә суны ташып, каз йөздерәләр икән.
Пенәгәрләрнең бар ышанычы  су белән тәэмин итәргә алынган яңа коммуналь предприятиедә. Аның директоры Нигьмәтҗанов Рафаил Мәгъсүмҗанович белән әле очрашырга насыйп булмады. Алга таба Пенәгәр хәлләре турында белешмәне аннан алырбыз дигән өмет бар. Өмет бар, чөнки бу юнәлештә җанлану сизелә. Бүгенгә ике насослары да эшләп тора, иске скважинаны да рәткә кертмәкчеләр. Янәсе, ул сафка басса суга сусау бетәргә тиеш. Әмма минем бу турыда шигем бар. Шик кайсыдыр урамга суны дөрес үткәрмәгәннәр дигәч төште. Су үткәрү белгечләре ни дип әйтә икән соң бу турыда? Һәм тагы бер шик – белә торган белгечләр бармы әле алар?
 
Мәчет көндәлеге
Халыктан су өчен өстәмә 500 сум җыйганда булышырга дип Зиятдин хәзрәт тә чыккан булган. Кайберәүләр, суныкы белән бергә мәчеткә дип сәдәка салганнар. Бүгенге көндә бу төбәкләрдә күзәтелә башлаган уртак җаваплылыкка китерә торган үзидарә элементы. Уртак җаваплылык ул яши торган төбәгең тормышына битараф булмау дигән сүз. Моның матур үрнәге булып Иске Пенәгәрнең яңартылган мәчете тора. Мәчеткә терәтеп салынган янкорма шактый зур булып чыккан.
        Киләчәкка карап эш иттек, – диде имам Зиятдин хәзрәт. – Пенәгәр татар авылы. Бүгенге көненә караганда алдагы көне ышанычсыз түгел.
          Әле янкорма эчендә эшләр шактый бар. Түбә астына кергәнлектән, аны бераз кичектерегә була, ә менә ишек алды тирәсен хәзрәт ашыктырмакчы. Анда мин өеп куелган ишек алды плитәләрен күрдем, ком турында килешеп куелган икән инде.
           Шунсы кызыклы, мәчет зурайтылу сәбәпле, алга таба аның тарихына караган төрле экспонатлар кую өчен дә урын булачак. Экспонатларның берсе, әлбәттә, Зиятдин хәзрәт алып бара торган көндәлек. Аның көндәлегендә яңа язмалар барлыкка килү сәбәпле моңа тагы тукталмый булмас.
          –17 июнь. Ягъфәр абый Баһавиев канализация чокырын казып бетерде. Аңа Габдрахманов Райнур ярдәм итте. Без Газинур белән казылган чокырларны астан тишеп тоташтырдык. Бүген икесен генә тоташтыра алдык әле.
         – 21 июнь. Ягъфәр абый белән Райнур икенче чокырна казуны дәвам иттеләр. Без Газинур һәм күрше егете Эльмир белән су чокырын казыдык. Тәһарәтханәгә таба булган чокырларны тирәнәйттек. Ягъфәр абый 2007 елда мәчет янкормасына нигез казыганда чыккан акчаны алып төшкән. Бу 1833 елгы 1 тиен. Бу Казан яшен билгеләгәндә килеп чыккан унынчы гасыр тәңкәсе күк булды. Мәчетебез корыла башлаган ел чама белән шул елга туры килә дә инде.
         –23 июнь. Төхфәтуллин Фәнис алюмин чыбыклар ярдәмендә мәчет ишек алдында су булу–булмауны тикшерде. Элек аның ишек алдында кое булган икән сүз бар. Урта бер җирдә аның чыбыклары буе белән су барлыгын күрсәтте...
         –26 июнь. Иртәдән идән–түшәм җәю эшенә тотындык. Гаязов Өлфәт, Баһавиев Миннехәт, Баһавиев Сәүбән, Мостафин Илнур көн бик эссе булуга кармастан сайгакларны ышкылап, өрлекләрне көйләп куйдылар. Кичен Бәдегетдинов Илшат белән тәрәзә кырыйларына үзе өчен ясалган угольникларны куйдык.
         –27 июнь. Күләгәдә 37 градустан югары иде. Идән сайгакларын эшкәртеп бетереп җәя башладык...
          –8 июль. Муса абый машинасына прицеп тагып менгән иде. Мәчетнең ишегалдын җыештырып, электән җыелган бар чүп–чарны чыгарып түктек. Миниямал апа, Мәхмүзә апа булыштылар. Котельный бүлмәсеннән балчык чыгарылды, ишегалды тирәсенә җыелган агачларның кирәкмәсе киселде. Эсселек зур эш башларга ирек бирми. Бүген дә 35 градус тора.
         9 июль. Кич ишегалдындагы агачларны урнаштырырга урын әзерләгәндә берничә яшьүсмер егет велосипедлары белән мәчет каршына килеп туктады. Алар белән олы агачларны өеп өстен каплап куйдык.
         10 июль.Тимер остасы Илсур Зәләлетдинов баскычның ике ягына тотынып менә торган нәрсә ясар өчен үлчәмнәрен алып китте. Сәгать 5 турында Ягъфәр абый ике улы – Рәис, Илһам һәм оныгы Илдар белән төштеләр, Газинур керде, Габдрахманов Райнур килде. Казыйсы чокырларны казып, су шлангларын күмә башладык. Соңрак кичәге яшьүсмер егетләр килеп калган чокырларны да күмделәр. Көн бик кызу. 37 градус...
        20 июль. Безнең турыда инеш буенда чишмә бар. Ул чишмәнең өскорылмасы инде җимерелеп бара. Мәчетнең ялды сүткәннән калган материалларыннан шул чишмәнең өскорылмасын яңартырга дип уйлаган идем. Бүген мәчеттәге төзелеш эшләренә булышучы өч кешене эзләп табып һәм ярдәм итәрдәй башкалар белән җыелышып, иске өскорылманы сүтеп, төштән соң яңасын кора да башладык. Кичкә әле эш бетмәде. Авылда су юк, халык чишмәдән су ташый...
        23 июль. Кичә авылның су кертелгән урамнарына су килә башлады. Бүген су буенча зур җыелыш булды. Сөйләшү көннең үзе кебек кызу барды... Көндез 37,38 градус эсселек...
        26 июль. Ураза җитә дип никахлар ашыктырыла.
Шәмсия Хәлимова дәвамы бар 
Иске Пенәгәр авыл мәчетенең Зиятдин хәзрәт тарафыннан бөртекләп алып барыла торган көндәлеге ул киләчәккә хат кебек. Килер вакыт, аның һәрбер сүзе кадерле ядкарь булыр – кемдер мәчет файдасына хезмәт керткән кешеләр арасында үз нәселен таныр, акчалата яки башкача булышканнар исеме буын чылбыры аша  гасырларга җитәр. Истәлек булсын дип хәзрәт мәчет тирәсендә барган бар эшне видеога да төшереп бара. Төшерелгән материалны ул, вакыт җае чыгуга, дини көй белән бизәп, документаль кино күк итеп дискларга сала һәм әлеге киноның төп геройларына бүләк итеп өләшә.
Бүләк дигәннән. Иске Пенәгәрне совет заманында “икенче Мәскәү” дип атыйлар иде. Элек–электән бу авыл халкы тәвәккәл булган. Пенәгәрлеләр беркайчан да тормыш авыр дип риза булып яшәмәгән, өй тирәсендә дә тырышкан–тырмашкан, читкә дә чыгып һөнәр күрсәткән, әллә ни ерак җирләргә йөреп алып–сату белән дә кәсеп иткән. Мәчет ялдын сүтүчеләр бүрәнә асты яки нигездән алтын чыкмас микән дип  юкка гына юкка гына көтми – байча яшәгән авыл бу.     Алтын көтүчеләрнең өметләре алданмый – бүрәнәләр арасыннан...
Нәрсә чыккан дип уйлыйсыз? Бөгәрләп тыгып куелган иске фотография. Хәзрәт әлеге сүрәтне чама белән узган гасырның илленче елларына карый ди. Ә сүрәттә мәчет үзе. Вакыт әфәнде әлеге сүрәтне әллә ни кызганмаган, әмма гел дә бетереп тә ташламаган – чама белән ике йөз яшьлек мәчет әкренләп серләрен сүтә.
Иске фотография бәясе ягыннан алтыннан өстен дияр идем мин. Аны бит кемдер никтер яшергән. Узган гасыр тарихы ул әле чал төстә түгел, дин кысрыклаулар ялт итеп күңелдә тора. Тирә яктагы күп кенә төбәкләрдә халык үз кулы белән үз мәчете манарасын киссә, Пенәгәрдә картлар моңа юл куймый. Авыл агайлары мәчетне япкан күк итәләр, тикшерүчеләр килсә эшләми ул дип ышандыралар, әмма күз угыдай саклыйлар. Ни куаныч – дөнья кууда үзара ызгыш–талаш пенәгәрлеләр өчен дә ят ят нәрсә түгел, тик мәчет турында беркем “чакмый” – менә шушы була инде чын алтын!
Бүрәнә астына яшерелгән иске фотография ул инде китеп баручы буыннан безгә калучы күңел хәзинәсе һәм өммәтне саклауга өндәү. Егерме беренче гасыр динне дәүләт тарафыннан кыскан узган гасырдан мәрхәмәтсезрәк булырга мөмкин – ислам дине эчендә бүген компьютер эченә кергән черткеч вирус белән чагыштырырлык чир бар. Үзен генә хак дип танып, башка мөселманнарга кискен карашта булган арабыздагы төркемдәгеләр, киләчәктә янә мәчет манараларын кисү өчен яңа пычкы кайрау белән шөгыльләнүдә. Ни кызганыч, алар моны әле үзләре дә аңламый. Иске Пенәгәр исә элек–электән динле, манаралары нык, чөнки  имамнары һәркайсы булдыра алганча гадел итеп авылга хезмәт иткән. Бүген дә бу төбәктә ислам ихласлык, ярдәмчелек, һәрбер кешене Аллаһ яраткан зат дип зурлау белән аваздаш, хәзрәтләре Зиятдин башкаларга карата түбәнчелекле зат.
  
Әдәмне башкаларга карата түбәнчелекле булу күтәрә дә инде. Мәчеттән  соң хәзрәт белән без Миркадәм агайларга киттек.
        Ике ел урын өсте инде, – дип аңлатты имам. – Хәлен белеп чыгарга кирәк. Аннан, бу йортта яше йөзгә таба баручы Маһинур апа да тора.
        Маһинур апа белән безнең әти бер, – дип аңлатты Миркадәм абый җәмәгате Асия ханым. – Маһинур апабыз гомере Мәмәширдә узды. Гарифулла җизни белән алар 5 кенә ел торып кала, җизни сугышта хәбәрсез югала. Балалары булмый. 1991 елда ул безгә күземә операция ясатырга кирәк дип әйттеләр дип килеп кергән иде, шул гомердән бирле безнең карамакта Маһинур апабыз. 1994 елда икенче күзенә операция ясаттык. Гел безгә күченеп тора башлаганына алты ел бардыр инде. Мин килен булып төшкән бу йортның гадәте шул – биемем Миннебикә янына бар кеше сыйды. Ул гүргә киткәч шул ук Мәмәширдән үз әнием Бибинәзифәне алып кайтып карадык. Алланың рәхмәте белән гомерле булды, 97 яшенә хәтле яшәде. Инде менә үз балаларым белән, кайсы читтә, кайсы янда, гөр итеп яшибез. Йортыбыздагы килен Рәвия белән дә бик риза без, улыбыз Камил дә туганнары өчен үлеп тора. Маһинур апабызны да барсы ярата. Улыбыз Камил ашарга утырганда башта аны барлый, син иң беренче булып утырырга тиеш дип аны ашыктыра.
Маһинур апа исә гомер буе эшләп яшәгән кеше булганлыктан, әле дә үзенә гел шөгыль табып тора.
        Бакчабызда чүп тотмый, – ди Асия апа көлеп, – киртә эче–тышын гел утап торган көне. Язын тансык ашка дип кычыткан таба торган түгел.
        Көндез эшләмәсәм миңа төнлә тыңгылык юк – эшләтәләр, – ди моңа җавапка Маһинур апа. – Әгәр көне буена армасам мин йоклый алмый саташып чыгам, интегеп бетәм. Шуңа күрә көндез гел кыбырдап торырга тырышам.
Йокы кермәгән төннәре Маһинур апаның борчулы. Хәтер йомгагы ул бит күбрәк никтер хәсрәт җебеннән чолгана. Маһинурлар буынына авыр сугыш еллары туры килә. Кышкы суыкларда урман кисүләр, сал агузылар, читләрдә окоп казулар – ничек түзгәннәр?
        Берсендә, авылга кайтышлый, хәл бетеп, Мәчкәрәгә кайтып җитеп егылдык. Өс–баш гел бет кенә, чәчне тарап бетләрен карга койган әле дә хәтердә.
Маһинур апа 25 ел элек югалган казларын да сагынып исенә төшерде әле. Уннан артык биби чыгара торган була аның казлары. Берсендә, көтеп–көтеп тә кайтмагач, шомланып, эзләргә чыга ул аларны. Якын тирәне барлап чыга – юк...
И кайгыра инде аларны җәлләп, и кайгыра! Колагында исә бүген дә “Каг!!!” дип аннан ярдәм сорап өзгәләнеп чыккан бер аваз тора.
Маһинур апа гомер дәфтәре битләрен барлап тагы бер нәрсәгә офтана:
        Чордашларымнан беркем калмады инде. Сагынам. Кайсы авылга кермә, белешләр бар иде. Безне “бәкеречнекеләр” дип олыладылар, Әбүбәкер нәселе эшкә каты, һөнәрле булган.
Безнең сүзгә Асия апа кызы Рәвия ханым да кушылды:
– Маһинур апабыз әле дә сүзгә үткен, җавап таба белә. Берсендә безгә килгәч аягындагы оекка күзем төште. “Мин бүләк иткәне кая, ник бу әшәке–искене кидең?” дим. Җавабын шундук ишеттем – “Бүләк иткән кешесе әйбәт иде”. Әлеге мин иске дигән оеклар 1936 елгы икән, Гарифулла җизнидән калым булып килгән. Гомерләр узып, яшьли сөйгән ярын сагынып, аның төсе итеп кадерләп тоткан оеклар икән ул.
“Дуслык” файдасына
Җурналист буларак үземне умарта кортлары белән чагыштырам. Алар бал дип чәчәк эзләп чыгып китә, мин исә төрле мәгълүмәт артыннан йөрүдә. Тик һәрбер күргән–ишеткән язма була алмый, йөрәкнең нечкә кылларына тиеп җанымда кайтаваз таба алган нәрсә генә хәреф арты хәреф тезелеп мәкалә булып дөнья күрә. Четереклелек шунда ки, бер белмәгән кешеләргә килеп керәсең, алар да, мин дә беренче минутларда бер кат киеренкелек тоябыз. Сөйләшә –таныша торгач үз булып китәбез, каушау йомшара төшә.
Әй, дияр кемдер, инде ничә еллар эшләп шомарып беткәнсеңдер! Юк, чөнки шул ничә елның бер генә көне дә икенчесенә охшамаган, булачак геройларым белән очрашу алдыннан мин һәрвакыт дулкынланам. Иске Пенәгәрдәге Асия апа белән Миркадәм абый Фәйзрахмановлар капкасын ачып кергәндә дә бик хисләнгән идем. Туксан җиде яшен тутырган Маһинур апаны күргәч исә үз әбиемне күргән күк булды, иңнәреннән кочып алдым, кулларын сыпырдым. Ә инде өй эче белән түгәрәкләнеп утырып әңгәмә корыла башлагач дәфтәр битем түз, каләмем өлгер генә! Бар ишеткәнне төгәл итеп теркәп барырга тырышсам да, барып чыкмаган. Алар гаиләсенә кагылышлы узган санда чыккан язмамда төзәтәсе җир бар. Өйдәге йортка уңган киленнең исеме Гүзәлия, ә Маһинур әбине ашар алдыннан барлап торучы уллары – Минсур. Камил исә кияү, Рәвия – кызлары. Камил белән Равиянең үз тормышы, әмма бу йорттан кендекләре өзелмәгән.
              24 август нәнә туган көн, без, дүрт бала, гаиләләребез белән барыбыз ел да бу көнне аның янында, – диде Рәвия ханым.
Язманың төзәтәсе җирен Асия апа үзе шылтыратып әйтте һәм без аның белән тагы сөйләшеп киттек. “Дуслык” гәзитен алар алмый икән.
              Башта яздыра идек, хәзер Казан басмасын укыйбыз.
              И–и, Асия апа, сезнең турыда мәкалә бастырган “Дуслык”ны чит итмәгез инде, язылыгыз!
              Язылмыйча булмас.
     Менә шулай гәзитебез файдасына булды бу минем исемнәрдә саташуым.
 
 Сәяхәттә күргәннәр
Халкымда булган матур гадәт буенча Фәйзрахмановлар йорт эче белән капка төбенә хәтле озата чыкты. Маһинур әби белән тагы очрашырга язсын дип бик җылы саубуллаштык. Бүгенге көндә ул уразада. Асия апа яшең олы, әллә уразага кермисеңме дип әйтеп караган.
              Вакытларым җитте, нәрсә алып барырмын? – дип җавап бирә Маһинур әби.
Ахирәтне уйлап гомер итү рәвеше шушы була инде.
Дин кысаларында иркенлек тоеп гомер итү үрнәге турында алга таба сүзне Җәләлетдинов Нурхәт әфәнде белән дәвам итик. Нурхәт Мәдехәт улы Иске Пенәгәр авылында туып үсә. Казанда югары белем алганда ук ул әлеге каланың “Радуга” атамалы гомум белем бирү шәхси мәктәбендә укыта башлый. Университет бетергәч эш эзләп йөрисе булмый Нурхәткә – әлеге мәктәптә ул математика һәм информатика буенча балаларга белем бирүен дәвам итә.
Казанның “Радуга” шәхси мәктәбе балаларга төпле белем бирү белән бергә әһлакый яктан да тотрыклы итеп тәрбияләве белән аерылып тора. Татарстан башкаласында гомер итүче төрекләр гадәттә балаларын шушы мәктәптә укытырга тырыша. Җәйләрен исә алар укытучылар өчен Төркиядә иҗади семинарлар да оештыра.
              Тәҗрибә уртаклашу өчен бу менә дигән мөмкинлек, – диде Нурхәт. Ул быел җәй Төркиядә төрки тел мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия бирү буенча үткәрелгән халыкара чараларда катнашу бәхетенә ирешә.
              Нурхәт әфәнде, анда мәктәпләр безнекеләрдән кай ягы белән аерыла? Иң беренче күз салуга нинди үзгәлек күрдегез?
              Үз күзем белән күргәннәрем турында гына әйтә алам.
              Әлбәттә.
              Бездә яңа банк офислары бик матур итеп эшләнелгән – эче дә, тышы да. Төркиядә исә мин шул дәрәҗәдә матур һәм заманча җиһазландырылган мәктәпләрдә булдым. Мәктәп бинасына килеп керүгә үк күңел күтәрелеп китә. Анда гомумән матурлыкка игътибар зур. Балаларны иҗади рухта тәрбияләргә тырышалар, чөнки шул очракта гына белем бирүгә киткән хезмәт мул  җимеш бирәчәк.
              Укыту һәм тәрбиядә ни нәрсәгә игътибарыгыз юнәлде һәм истә калдырырга тырыштыгыз?
              Һәр укычының иҗат эшләре җыелмасы бар. Бала тарафыннан эшләнгән бар нәрсә аерым бер папкасыман нәрсәгә теркәлеп бара. Андагы һәр әйбер, аны шул дәрәҗәгә күтәрәләр ки, бала өчен дә, укытучысы өчен дә горурлык билгесе. Мондый караш баланы алга таба үстерә, чөнки аның тырышлыгына  бәя бирелгән.
Игътибарга лаек икенче нәрсә – дәрестән тыш китап укуга зур игътибар. Тәрбия бирүдә матур әдәбит шактый киң урын алып тора. Башлангыч мәктәптә үк балага 40–60 китап уку бурыч итеп куела. Төркиядә бу юнәлештә Япониядә тәрбия бирү алымын гамәлгә куйганнар. Япуннар китап уку белән шул кадәр мавыга, алар хәтта транспортта барганда да китапларын кулдан төшерми. Әлбәттә, китапларның эчтәлеге тәрбияви яктан камил булырга тиеш.
Эчке матурлык бер, тышкысы да мөһим ди төрек укытучылары. Нурхәт миңа Төркиядән алып кайткан балалар китапларын күрсәтте. Алар чыннан да матур һәм зәвыклы итеп эшләнгән, кулга алгач китапларны ачасы, рәсемнәрен күрәсе килеп тора. Балалар анда уку көндәлеге алып бара. Элек без дә дәфтәргә линейка белән сызып уку көндәлеге тутыра идек. Уку елы башында. Аннан аны сораучы булмый, көндәлек тутыру онытыла. Ә Төркиядә алай түгел икән. Көндәлекне дә кулдан ясыйсы түгел, ул бала кызыгырлык итеп матур нәшер ителгән. Нәтиҗәдә балалар ярыша–ярыша китап укыйлар. Мин китап дусты дип алар рапортлар яза, мин китап корты дип үзләрен таныту өчен презентацияләр ясыйлар. Китап дусларын бүләкләүләр мәктәпләрдә тантаналы рәвештә үтә.
 
Тәмле дәрес
Нурхәт әфәндегә ачык дәресләрдә дә катнашырга туры килә. Төрле илләрдән килгән математика укытучылары алдында төрек мәктәбе башлангыч сыйныфта математика укытучы дәрес бирә.
              Укытучы дәрескә алмадыр, карбыздыр һәм шуның ише башка тәм–том күтәреп килеп керү белән үк безнең бөтен игътибарны үзенә алды, – дип башлады Нурхәт, янә шул минутларга кире кайтып. – Шар темасын аңлатканда ул безгә түгәрәк алмалар өләште, без аны кулларыбызга тотып карадык. Яңа теманы бала аңына сеңдерү өчен колак һәм күзләрне эшкә җигү белән генә чикләнми, кул белән тоемлау, ис сизү дә “тәртә арасында”. Алма дигәч аның тәме дә бар бит – ашап та карадык. Конус темасына ул конус сымак итеп пешерелгән милли тәм–том өләште. Ул шул кадәр татлы иде, тәме әле дә телемдә. Бала да шулай итеп сеңдереп исендә калдыра бит! Аннан чират карбызга җитте. Аны кисеп ул безгә шакмак күрсәтте дә өләшеп чыкты. Торт нәрсәгә икән дигән идем – өлешкә бүлү темасына әсбап булып чыкты ул. Дәрес ахырында тәмләп чәй эчтек.
Тәҗрибә уртаклашканда башка илләрдәге укытку алымнарына да тукталалар. Индонезия мәктәпләрендә, мәсәлән, укучылар дәресләрдә тын да алырга куркып тып–тыныч утыра ди. Бу белем алуга ярдәм итми, чөнки бу кадәр катылык балада фикерләү сәләтен үстерми, бала иҗади яктан үсеш ала алмый дигән фикергә киленә семинарда. Пакистан, Бангладешта дини як көчле күк, әмма чисталык–пөхтәлек юк. Бу кешелек дөньясында яшәүгә үзенә күрә бер киртә. Белемле мөселман баласы үзкыйммәтен югалтмый башкалар арасында да югалып калмаска тиеш. Төркиядә булган халыкара семинар менә шулай үтә.
Нурхәт белән сөйләшеп утырган арада көндезге намаз вакыты җитте. Ул мәчеткә китте, без исә аның әнисе Фирдәүсә ханым һәм әбисе Мәгъсүмә белән әңгәмәне дәвам иттек. Нурхәт бүләккә рауза гөле исе килеп тора торган намазлыклар алып кайткан, бүл|
Шәмсия Хәлимова, "Дуслык" газетасы, 9-13 АВГУСТ (№ 35) 2010 ел